ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Иске Ашыт, Печмәнтау, Иске Кенәр авылы халкы көз айларында ике тапкыр махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм әзерләп җибәрде

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, һәркем илгә тизрәк тынычлык килсен дә, махсус хәрби операциядә катнашучылар исән-имин генә әйләнеп кайтсын иде дигән өметле теләк белән яши.

Арчада яшәүче Ләлә Садриеваның 90 яшьлек юбилее нәкъ Әниләр көненә туры килде

Икеләтә бәйрәм булды ул көнне. Балалары әниләренең юбилеен Арчаның затлы рестораннарының берсендә билгеләп үттеләр.

Арча районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов җитәкчелегендә “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле, күчтәнәчләр белән берничә машина юлга кузгалдык.

Мәгариф өлкәсендәге өстәмә белем бирү юнәлеше балалар үсешендә мөһим роль уйный.

Укучыларның дәресләрдән тыш теге яки бу юнәлештә шөгыльләнүләре вакытларын файдалы уздыру өчен кирәк.

2024 елның 7 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Томан вакытында:

 

Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.


6
декабрь, 2024 ел
җомга

Яңа ел якынлаша, димәк, Кыш бабайга хат язарга вакыт, һәм Россия Почтасы бүлекчәләрдә махсус почта тартмалары урнаштырды инде. Декабрь буе алар тылсымчыга хат кабул итәләр. Хатларны Кыш бабайга аның үзгәрешсез адресына җибәрергә кирәк: 162390, Кыш Бабай йорты, Бөек Устюг, Вологда өлкәсе.


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оешуга 30 ел тулуга багышланган «Заманча инновацион мәсьәләләр контекстында төбәк энциклопедистикасы» халыкара фәнни форумы кысаларында һәм  Арча муниципаль районы белән берлектә "Татарстан Республикасы муниципаль энциклопедияләрен әзерләү һәм бастырып чыгару"  проектын гамәлгә ашыру буенча 2024 елның 6 декабрендә Арча шәһәрендә "Муниципаль энциклопедияләр: методологик алымнар"  фәнни семинарын үткәрү планлаштырыла. Аның эшендә Россия төбәкләреннән килгән әйдәп баручы энциклопедия төзүчеләр катнашачак.


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

12 декабрьгә кадәр вакытлы матбугатка республиканың почта бүлекчәләрендә һәм Россия Почтасы сайтында 30% ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин. Нәшрият йортлары белән берлектә компания язылу бәясен 2000 гәҗит һәм журналга, шул исәптән Татарстанда чыгучыларга да киметкән.

Татарстан халкы «Син уенда» конкурсында катнаша ала

Үзегезнең спорт инициативасы турында бөтен илгә белдерергә телисезме?

«Син уенда»  конкурсы сезне көтә

 Бөтенроссия спорт проектлары конкурсының бишенче, юбилей сезонына гаризалар кабул итү башланды.

Илнең һөнәри белем бирү өлкәсендәге иң зур вакыйга Санкт-Петербургта 26-30 ноябрьдә «Профессионаллар» чемпионаты финалы узды. Анда 900 дән артык кеше ярышты, Россия Федерациясенең 73 субъектыннан һәм 25 илдән конкурсантлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International