Эскертне тиешле урында өй!
– Печән, салам эскертләрен теләсә кая өяргә ярамый, – дип кисәтә район янгын күзәтчелеге өлкән сорау алучысы Наил Бәйрәмов. – Без хуҗалыкларга бу турыда искәрмәләр җибәрдек, барысы да белә, әмма кагыйдәләрне бозучылар бар. – Эскертләрне электр чыбыклары астына, терлек фермаларына, биналарга якын өяргә ярамый. Печән һәм салам эскертләрен юлдан 20 метр, электр чыбыгыннан 15 метр, биналардан 50 метр ераклыкта өяргә рөхсәт ителә. Кагыйдәләрне бозучыларга штрафлар каралган. Янгыннардан сак булыйк!
Рәхмәт сүзе
Арча шәһәрендәге Покров чиркәвенә йөрүче барлык кешеләр һәм үземнең исемнән Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улына, шулай ук “Монолит” ширкәтенең барлык коллективына чиркәү яны территориясен асфальтлауда булышулары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм.
Игелекле эшләрегез Сезнең тормышыгызга бәхет, уңышлар һәм иминлек булып әйләнеп кайт-сын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек телим.
Хөрмәт белән Василиск атакай
Гандәлиф әбигә 90 яшь
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 15 августта Божа авылында яшәүче Гандәлиф Субаеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Арча шәһәрендә яшәүче, элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән 34 яшьлек Руслан Зарипов суд карары белән 1 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм ителде.
Әлеге җәза 1 ел 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә билгеләнгән иде (РФ Җинаять кодексының 112нче маддәсе — белә торып сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян китерү).
Җәзаны үтү шартлары бозылганда закон хөкем карарын юкка чыгару һәм билгеләнгән җәзаны реаль тормышка ашыруны күздә тота.
Зарипов җинаять–башкару инспекциясендә исәптә тора, аның белән профилактик әңгәмә үткәрәләр, закон таләпләрен аңлаталар. Әмма, ул сәбәпсез рәвештә, җәза үтүдән читләшә, инспекциягә теркәлү өчен килми, суд билгеләгән бурычларны үтәми. Берничә тапкыр исерек килеш җәмәгать урыннарына чыга, шуның өчен административ җаваплылыкка тартыла. Яшәү урынында тискәре характерлана, спиртлы эчемлекләр куллана, эшләми. Элек тә аңа карата тәэсир итү чаралары кулланыла, тик ул тиешле нәтиҗә ясамый.
24 августта Татарстан Рес- публикасы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе урынбасары Шашуров Сергей Евгеньевич Арча районы Пенсия фонды идарәсендә гражданнарны кабул итә.
Кабул итү сәгать 10нан 12гә кадәр Комсомол урамы, 4 йорт адресы буенча үткәрелә.
Теләге булучыларны 22 августтан да соңга калмыйча 8(84366) 3-03-79 телефоны буенча язылуларын сорыйбыз.
“Северный” ширкәтеннән Рәҗәп Шәяхмәтов “Джон Дир” комбайны белән 23354 центнер ашлык суктырды.
“Курса МТСы” ширкәтеннән Шамил Гыйбадуллин “Акрос” комбайны белән 16831 центнер ашлык суктырды.
“Венета” ширкәтеннән Рәлиф Ильясов “Акрос” комбайны белән 16324 центнер ашлык суктырды.
“Курса МТСы” ширкәтеннән Марсель Минһаҗев “Акрос” комбайны белән 15249 центнер ашлык суктырды.
16 августта муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Арчаның 2 номерлы урта мәктәбендә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында 17 укучыга уку әсбаплары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырды.
Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесенең урынбасары Шашуров Сергей Евгеньевич 24 август көнне Арча районы Пенсия фонды идарәсендә гражданнарны кабул итә.
Кабул итү сәгать 10-00 - 12-00 гә кадәр Арча районы, Комсомол урамы, 4 йорт адресы буенча үткәрелә.
Теләге булучыларны 22 августтан да соңга калмыйча 8(84366)3-03-79 телефоны буенча язылуларын сорыйбыз.
Мондый вакыйгалар турында язуы да күңелле. Соңгы елларда көтеп алына, сирәгрәк була алар. Сүзебез — Арчада яңа эш урыннары булдыру турында. Быел “Металл” ширкәте каршында сэндвич–панель блоклар җитештерү цехы эшли башлады. “АрскПласт” ширкәте мебель цехы ачты.
Сүзне тарихтан башлыйсы килә. “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев:
— Киләсе елның сентябрендә комбинатның оешуына 50 ел тула, — дип сөйләде. – 1967 елда Сеҗе ягындагы Красный Восток авылындагы 26нчы агач эшкәртү пункты Арчага — элеккеге элеватор территориясенә күчерелә. Комбинатның беренче җитәкчесе – Нәкыйп Низамов (1967–1970 еллар) булган. Миңа кадәр эшләгән җитәкчеләрне зур ихтирам белән әйтеп үтәм. Алар: Гадел Рәхимов (1970–1973 еллар), Рәфкать Сәләхетдинов (1973–1976 еллар), Вәкил Вафин (1975–1987 еллар), Равил Шәйхиев (1987–2000 еллар).