Миграция хезмәте бүлегенә килсәң, анда һәрвакыт чират була. Яртышар көн чират торабыз, дигән зарларны да ишетергә туры килә. Соңгы елларда электрон документ алышу юлы белән эшләре бераз җайга салынмаганмы, нигә гел чират икәнлеген белү, миграция бүлегенең нинди хезмәт күрсәтүен тагын бер кат тәгаен ачыклау максатыннан, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча миграция мәсьәләләре бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гүзәлия Нигъмәтҗановага мөрәҗәгать иттек.
Соңгы елларда районыбыз мәчетләре каршында балалар өчен дини лагерьлар оештыру матур бер традициягә әверелде. Урта Курса авылының Мөхәммәтвафа мәчете каршында да менә инде өченче ел рәттән оештырыла мондый лагерь
Җәйге каникулларның соңгы ае да үтеп бара. “Шатлык” лагереның өченче сменасын ябу тантанасы булды.
Арчаның «Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Киң күңел” проектын тормышка ашыру кысаларында актив эшләү дәвам итә. Проект сентябрь аенда җиңде. Оештыру җыелышлары үткәрелде, хезмәт группасы булдырылды, эш планы төзелде, теплица, эш кораллары сатып алынды.
Безнең төп бурычларның берсе – мөмкинлекләре чикләнгән балаларны хезмәт аша җәмгыятькә тулы социаль яраклаштыру. Проектта катнашу- яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү өчен уникаль мөмкинлек.
Үзәктәге дәваланучы балалар уңыш җыюда актив катнаштылар.
Балалар теплицада бик теләп эшләделәр: су сиптеләр , төпләрен йомшарттылар, чүпләрен утадылар, яшелчәләрнең үсешен күзәттелләр. Июль аеннан балалар үз хезмәтләренең җимешләрен татып карадылар. Көндәлек рационга яшелчәләр кертелде, балалар салатлар ясарга өйрәнделәр. Бу проектта катнашу балаларга киләчәктә һөнәр сайларга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.
15 августта район башлыгы Илшат Нуриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсе күңелле вакыйга белән башланды. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов игеннәрне урып–җыю төгәлләнү турында рапорт бирде һәм район җитәкчесенә яңа уңыштан пешерелгән ипи тапшырды.
Август уртасында урак тәмамлану сирәк була торган хәл. Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык мәкале. Курсалар уңай килгән һава торышыннан оста файдаланып, зур хезмәт куеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алып амбарларга салып куйдылар. Һәр гектардан уртача уңыш — 35 центнер.
“Курса МТСы” ширкәте игенчелектә үрнәк булырлык итеп эшли, орлыкчылык хуҗалыгы да әле ул. Һәр елны сортларны яңартып торалар, туфрак эшкәртү технологиясе җайга салынган һәм төгәл үтәлә. Быелгы уңыш астына 900 тонна аммиак суы, 450 тонна аммиак селитрасы, 200 тонна катлаулы ашлама кертелде.
Узган атнаның җомга киче Арча тарихына тагын бер истәлекле вакыйга белән кереп калды — Җиңү паркының уртасында төсле фонтан эшли башлады. Фонтанны эшләтеп җибәрү бәйрәм төсмерен алды.
Районыбызның яшь талантлары — сәнгать мәктәбе укучылары, район Үзәк китапханәсе укучылары, үзешчән сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын карап хозурланды халык.
Фонтанны эшләтеп җибәрүдә район башлыгы Илшат Нуриев хәер-фатыйхасын бирде.
– Президентыбызга зур рәхмәт, — дип башлады ул сүзен, — ул Арча районы халкына җылы мөнәсәбәттә. Парк- ка килгәндә, район халкы аны үз итте. Яшьләр туй көннәрендә бирегә килеп шунда истәлеккә фотога төшәләр. Бервакыт Президент белән әңгәмә вакытында парк-ны тагын да ямьләр өчен фонтан кирәклеге хакында сөйләшү булган иде, Рөстәм Нургалиевич вәгъдә бирде.
Безнең искиткеч бай сүзлегебездә һәрвакытта да янәшә торган ике сүз бар: җир һәм икмәк. Беренче карашка төсе белән дә, исе белән дә әллә ни искитәрлек булмаган туфракта дөньяда иң газиз, иң татлы, табигатьтә берни белән дә чагыштыргысыз хуш ис аңкып торган икмәк үсә. Сүзем шул икмәкне үстерүчеләр турында.
Кесмәс буе кырларында бер тигез басу күрмәссең. Әле авышлык, әле тау бите, я үргә менәргә кирәк, я түбәнлектән барасың. “Ак барс агрокомплексы”ның шушы басуларында да гөрләтеп иген үстерә беләләр бит! Чөнки бу як үзенең гаярь егетләре белән дан тота.
Ринат Котдусов шундый булганнарның берсе. Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлап механизатор таныклыгы алганнан соң, 1973 елдан бирле ул туган авылында хезмәт куя. Башта “МТЗ-52” тракторын йөгәнли. Авыл белән ул армиядә булган вакытта гына хушлашып тора. Армиядән кайткач биш ел шофер булып эшли. Шуннан соңгысы кыш көне агач эше, җәй комбайн белән бәйле.
Район газетасы редакциясенә быел 300 хат килде. Узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан язылган хатлар өстенлек итте, шуңа да барысын газетага урнаштырып бетерә алмадык. Әмма без аларны архивка куймадык, газетада чыгаруны дәвам итәбез.
Апа–әбиләр, абый–агалар әтиләре, үзләренең авыр балачагы, сугыш еллары турында елап–сыкрап язды. Мәктәп укучылары да укытучылары белән сугыш ветераннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларында кунакта булдылар, аларның хәлләрен белделәр, хатирәләрне яңарттылар. Гыйбрәтле хатлар редакциягә әледән–әле килеп торды. Аларны укып безнең дә күңелләр тетрәнде, күзләргә яшь килде, адәм баласының түземлегенә, батырлыгына хәйраннар калып укыдык без ул хатларны.
Наласада аталар
Узган шимбәдә Наласа авылы аткан тавышлардан яңгырап торды. Ату тавышларын хәтта Түбән Аты авылында да ишеткәннәр. “Үрдәкләргә ау ачылдымы әллә?” – дип сорый шалтыратучылар. Без бу сорауны аучылык буенча дәүләт инспекторы Илһам Галимҗановка юлладык.
– Киек кошларга ау 3 сентябрьдә ачыла, – диде ул. – Наласа болынында атып ятучылар – браконьерлар. Без аларның эзләренә төштек, законны бозган өчен штраф түләргә туры киләчәк. Контрольне көчәйттек, махсус бригадалар рейдларга чыга.
Итекне китерегез!
“Таттелеком” егетләре Симетбаш чишмәсен (Кенәр юлы буенда) төзекләндерү белән мәшгуль. Аларга сазлыклы урында озын кунычлы итек киеп эшләргә туры килә. Юлдан үтүче берәү аларның киптерергә куйган итекләрен чәлдергән. Егетләр суга бата-чума игелек эшли. Шул ук бәндә әлеге чишмәгә су эчәргә дә туктар әле. Итекләрне китереп куйса, аның да күңеле тыныч булыр иде. Көтәбез!