Яз – бөтен тирә-якны тәртипкә китерү чоры. Бу файдалы эштә һәркем актив катнашырга тырыша. Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә дә бу чорда эш кайный, территорияләр җыештырыла, өмәләр үткәрелә. 1 апрельдә старт алган “Экояз” акциясенә мәктәбе коллективы, укучылар да кушылды. Экология темасына багышланган класс сәгатьләрендә укучыларга җирнең экологик хәле, һаваның, суның пычрану сәбәпләре, тискәре факторлар турында мәгълүмат бирелде. Кошлар – безнең иң якын дусларыбыз. Укучылар кошлар өчен оялар ясады һәм алар мәктәп территориясенә эленде. “Экояз” акциясе кысаларында укучылар көче белән макулатура җыю оештырылды. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар да бу изге эштә читтә калмый. Булачак уңыш өчен үсентеләр әзерләү – бик җаваплы этап. Аларны утырту, тәрбияләү серләренә укучылар практик эшләр вакытында төшенәләр, аларны тәрбиялиләр. Экологик чараларда катнашу безне табигать язмышы турында уйланырга чакыра, терек табигатькә карата мәхәббәт тәрбияли.