ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

7 фото
6 апрель көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә «Королевская история длиною 2 000 лет» дип исемләнгән орган концерты узды. Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, Самара дәүләт филармониясе солисты Людмила Геннадьевна Камелина (орган) искиткеч әсәрләр башкарып кына калмыйча, музыка уен кораллары короле - орган турында мавыктыргыч тарихлар белән уртаклашты. Концертта Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокаль сәнгать кафедрасы укытучысы Айсылу Сәлмәнова, Казан шәһәренең «9 нчы балалар сәнгать мәктәбе» коллективлары һәм солистлары, шулай ук Арча балалар сәнгать мәктәбенең «скрипка» классы укучысы - Кадыйрова Диана (укытучысы Ганиева А.И.). катнаштылар. Матур классик концертын күрү, ишетү мөмкинлеге һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәнегез өчен сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
2026 елның 6 апреле
3 фото
3 апрель көнне Наласа балалар бакчасында "Кошлар - безнең дуслар" темасына күнелле чара оештырылды. Әлеге чараның максаты - балаларга кышлаучы һәм күчмә кошлар турында күбрәк мәгълүмат бирү,кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү. Экологиягә кагылышлы мондый чарага Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашыт" табигый тыюлыгы белгечләре Абрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Шәйхетдинов Ильшат Шамил улы, Хурамшина Талия Тәлгать кызы чакырылды. Бу чарага алдан ук әзерлек эшләре башланды. .Берсеннән - берсе матур сыерчык ояларыннан күргәзмә оештырылды. Шушы темага карата стенд булдырылды. Тәрбиячеләр бу чараны бик күңелле һәм истә калырлык итеп оештырдылар. Балаларның барысы да актив катнашып , үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чара ахырында Шәйхетдинов Ильшат Шамил улы пультлы виртуаль чынбарлык күзлеге белән таныштырды. Балалар виртуаль чынбарлык күзлегеннән файдаланып, экология буенча яңа мәгълүмат үзләштерделәр, кызыксынулары артты. Хурамшина Талия Тәлгать кызы , Абрахманова Гөлнара Ильяс кызы үзләренең балаларга һәм балалар бакчасы коллективына матур, җылы теләкләрен җиткерделәр. Сыерчык оялары алып килгән балаларга грамоталар тапшырдылар һәм тәрбиячеләрнең хезмәте дә югары бәяләнде. Балалар бакчасы мөдире Гафурова Эльмира Рашат кызы килгән кунакларга олы рәхмәтен әйтте, эшләрендә уңышлар теләде. Әлеге чара балалар һәм олылар күңелендә язгы яхшы кәеф тудырды! Катнашучылар саны -28
2026 елның 3 апреле
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International