Бәйгедә катнашыгыз, бүләкләре зур

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Бәйгедә катнашыгыз, бүләкләре зур

7 октябрьдә Татарстанда “Мәктәп экопатруле” өченче республика бәйгесенә нәтиҗә ясала.

Быел катнашучылар арасында 1000 балл җыючылар да бар. Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре, Чирмешән, Спасс, Ютазы районнары укучылары аеруча зур активлык күрсәткән.

Бу бәйгенең идеясе шунда, кулында кәрәзле телефоны булган һәр бала чүп ташлаган урыннарны төшереп ала да фоторәсемнәрен Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл–үзәге фильтры аша Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына юллый.

Мәгълүмати–техник мәйданчык сыйфатында фото һәм видео хәбәрләр бирер- гә iOS һәм Android операциясе базасында кәрәзле телефоннар өчен кушымта төзелгән һәм эшли. Әлеге мобиль кушымта ярдәмендә укучы үзенең https://edu.tatar.ru/ порталындагы шәхси кабинеты логиннарын кулланып теркәү үтү мөмкинлеге ала.

Бәйгедә 1–11 сыйныф укучылары катнаша ала. Максаты – укучыларны тирә–юнь мохитне яхшыр-ту буенча практик эшкә тарту, аларда актив тормыш позициясе тәрбияләү, электрон рәвештә тәкъдим ителгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру.

Безнең районнан бу бәйгедә катнашучылар бармы? Шул сорау белән без Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклары министрлыгының төньяк территориаль идарәсе беренче категорияле белгече Фирдәүсә Латышка мөрәҗәгать иттек.

– Алдагы уку елында Курса разъезды мәктәбе әлеге бәйгедә катнашып, интерактив такта откан иде, – диде ул. – 2016–2017 уку елында алты районга 17 мөрәҗәгать булды. Безнең төбәк бу өлкәдә сүрәнлек күрсәтә. Бу бәйгедә курыкмыйча катнашырга кирәк. Беренчедән, дәүләткә, районга, табигатькә файда булса, икенчедән, укучылар үзләре дә ота. Чөнки бүләкләре бик яхшы. Аерым бала гына түгел, сыйныф, мәктәп тә катнаша ала.

– Аларга беренче эш итеп нишләргә кирәк?

– Кешеләр участогы янында, юл кырыендагы полосада, авыл эчендәге елгаларда һәм башка урыннарда чүплек күрсәләр, шуны төшереп безгә җибәрәләр. Бер киңәш бар, төшергәндә бу урынның кайда икәнлеген тану өчен агачлар, йорт, багана я берәр башка әйберне дә кертергә кирәк. Аннан бер үк чүплекне берничә кеше төшермәсен иде.

– Сез алар буенча берәр чара күрәсезме?

– Әлбәттә. Шунда ук. Фотосурәт килү белән инспекторлар шул урынга барып чүплекне карый. Бу хакта авыл җирлекләре башлыкларына җиткерә һәм чистарту өчен вакыт билгели. Шуннан үтәлешен тикшерү өчен яңадан шул урынга бара, фотога төшерә һәм укучыга җибәрә. Икенче барганда чистартып куйган булалар инде. Ә укучыга баллар җыела.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International