Кем кемне эләктергәндер әле

2017 елның 3 ноябре, җомга

Кем кемне эләктергәндер әле

Өйнең түрендә, сый тулы өстәл артында елмаеп ак яулыклы ак әби – Нурсая апа утыра. Янында балалары, оныклары, оныкчыклары бөтерелә. Туганнары җыелган.

– Нурсая апа, олы юбилеең белән!

Шулай шау итеп, култык астына баянын кыстырып авылдашы, Чиканас клубы җитәкчесе Вагыйз Әһлиуллин килеп керде. Аны күргәч Нурсая апаның йөзе тагын да яктырып китте. Әмма күзләрендә моңсулык бетмәде – Зөфәре дә исән булсачы, дөньясы бөтенләй түгәрәкләнер иде. Икенче баласы Зөфәр әнисен мәңгелек хәсрәткә салып, хатыны Әлфияне тол, өч баласын ятим калдырып 52 яшендә вафат булган.

– Без Зөфәр белән бергә укыдык. Мин гел Нурсая апаларда идем. Мәктәптән кайтам да, аларга йөгерәм. Ул математикадан көчле иде, миңа бу фәнне үзләштерүдә зур ярдәм итте, – дип аңлатып китте Вагыйз.

Аннан ул баянын кулына алып, әниләргә багышланган җырын сузды, бу көйне Нурсая апага багышлады. Яшь чагында сәхнәләрдән төшмәгән Нурсая апа да түзеп тора алмады, аңа кушылып җырлады.

– Элек җырлый идем, концертларда чыгышлар ясадым. Минем үзем белән тавышым да картайган инде, – дип куйды ул соңыннан. – Зарланмыйм. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә тазалыгымны биргән, күзләрем күрә, колакларым ишетә. Балаларым янымда. Кадерләп кенә торалар.

Чиканаста яшәүче Нурсая Минһаҗетдинова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын олы юбилее белән котларга халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова килде. Ул Нурсая апага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтовның да юбилярга бүләге һәм, иң кадерлесе, тырыш хезмәте, заманында хуҗалыкны алга җибәрүгә керткән өлеше өчен җиткерелгән рәхмәт сүзләре иде.

Нурсая апа тумышы белән Чиканас авылыннан. Колхоз, авыл Советы рәисе кызы була ул. Гаиләдә җиде бала үсәләр. Нурсая апа – төпчекләре. Кызганыч, хәзер бертуганнары барысы да вафат инде.

– Ачлык, ялангачлыктан тилмердек, дип әйтә алмыйм. Әни бик тере иде безнең. Сарыкны да бетермәде, сыер да асрады. Сарык мае ашап үскәнгәдер инде, туңуны белмәдем мин. Колхоз рәисе балалары дип тормадык, эшләп үстек. Көн буе кайтып керми идек, печән чабып, печән ташыдык. Уфалла арбасын алабыз да, чыгып китәбез. Урманчыга очрап, арбасы белән печәнебезне алып та калганы булды, – дип сөйли юбиляр.

Яшүсмер чоры, яшьлеге чәчәк аткан вакытлары авыр сугыш елларына туры килә аның. Урман кисү дә эләгә, колхозда да эшли. Ә 1941 ел ахырында фермада сыер сава башлый. 42 ел дәвамында, лаеклы ялга чыкканчы савымчы була ул.

Нурсая апа күп сөйләшергә яратмый. Сорау-

ларга каршы елмаеп кына куя. Ә менә ире турында сүз чыккач, хәтта шаяртып та алды. 1954 елда күрше егете Гали Әхмәтҗановка кияүгә чыга ул.

– Сезне үземә була дип карап үстергән һәм тизрәк эләктереп тә алган инде ул, – диюгә каршы Нурсая апа йомшак кына итеп көлеп куйды, аннан уены–чыны бергә:

– Кем кемне эләктергәндер әле. Миннән яшьрәк иде ул. Арттан калмады бит, – диде.

Матур гына тормыш алып баралар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Гали абыйның вафатына да җиде ел булган инде. Әмма Нурсая апа ялгыз түгел. Күңелендә Галие булса, янында – балалары. Хәзерге вакытта ул улы Айдар, оныгы Илфир һәм Илфирның хатыны Айназ белән яши. Озак еллар кайнанасы белән тату гомер иткән, ун ел инде Арчада торучы килене Әлфия дә бу йортның бусагасын бик еш таптый.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International