Билләренә ак алъяпкыч ябып...

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Билләренә ак алъяпкыч ябып...

Мөселман кызы нинди булырга тиеш? Уңган, булган, чибәр, зифа буйлы... Шул ук вакытта әдәпле, тәрбияле, намуслы, акыллы, саф, пакь, дини. Саный китсәң, бик күп сыйфатлар бизи аны. Тышкы ягы белән түгел, эчке матурлыгы белән гүзәл мөселман кызлары.

Шәрык мәчетендә үткәрелгән “Мөселман кызы” дигән бәйгедә менә шундый кызлар көч сынашты. Арча үзәк мәчетеннән 4 сыйныф укучысы Исламия (исеме гарәп теленнән алынган, төзек дин тотучы дигәнне аңлата) Мөхәммәтҗанова, Шәрык мәчетенең 2 сыйныф укучысы Камилә (камил, кимчелексез,

һәрьяктан җитешкән) Зыятдинова, Камилә Нигъмәтҗанова, шулай ук Сөмбел (сөмбел чәчәге) Госманова, Гөлназ Нәбиуллина, Курса–Почмак мәчетенең 2 сыйныф укучысы Сөмбел Шиһапова, Арча станциясе мәчетенең 2 сыйныф укучысы Рисәлә Сәйфетдинова мөселман кызы исемен яулау өчен көрәштеләр.

– Бәйгенең максаты – киемнәргә, үз-үзләрен тотуга, үткәннәребезгә, гореф-гадәтләргә игътибарны арттыру, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, – диде Үзәк һәм Шәрык мәчетләрендә мөгаллимә, бәйгене оештыручы һәм алып баручы Зәбидә Шакирова. – Һәр бәйге нәкъ менә шуларны ачыклауга, кызларның бу юнәлештә белемнәрен тикшерүгә юнәлтелде.

Чара азан белән башланып китте. Ул ярышларга ниндидер бер җиңеллек, рәхәтлек өрде, кызларга көч, куәт өстәде. Бәйге берничә номинация буенча үтте. Иң беренчесе һәм иң мөһиме “Татар теле – ана телем, ул бит Тукай теле дә” дип аталды. Кызлар саф татар телендә шигырьләр укыдылар. Кайберләре үзләре иҗат иткән, икенчеләре Тукай шигырьләрен алган иде.

– Татар халкында борынгыдан туган-тумача, кардәш-ыруга карата кайгыртучан мөнәсәбәт, туып-үскән җиренә тирән мәхәббәт яшәгән. Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләренең берсе булган. Адәм баласына җиде буын бабасын белү фарыз, дигән борынгылар. “Җиде буын туганын белгән бәхетле булыр”, – дигән мәкаль дә бар, – диде Зәбидә Шакирова. – Шуны күздә тотып “Минем шәҗәрәм” дигән номинация дә керттек. Кызлар өйләрендә төзеп килгән шәҗәрәләрен тәкъдир иттеләр. Иң яхшысы дип Рисәләнеке табылды.

Мөселман кызлары ярышкач, дини белемнәрен тикшермәү дөрес тә булмас иде. Оештыручылар моны да истән чыгармаган. “101 сорау” дигән бәйгедә кызлар дини сорауларга җаваплар бирделәр, Коръән китабыннан берәр сүрә укыдылар.

Шуның белән бәйгегә, бәлки, нәтиҗә дә чыгарып булыр иде. Әмма мөселман кызларының оста хуҗабикә булуларын да сынарга кирәк бит. Билләренә ак алъяпкыч ябып, кызлар токмач кисеп күрсәттеләр. Һәр мәҗлестә, һәр коръән ашында татарлар төп ризык итеп токмачлы аш чыгара. Туйлардан соң килен токмачы мәҗлесе үткәрелә. Шуңа токмач кисә белү булачак киленнәргә бик кирәк булачак. Аннан кызлар осталыкларын, тырыш, уңган, булган икәнлекләрен, өлгерлекләрен дә исбатладылар.

Киленнәр, дигәннән... Алдагы бәйге дә шушы теманы дәвам итте. “Минем бирнә сандыгым” дигән бәйге бирнә сандыгына багышланды. Элек кызлар шундый сандык әзерләгәннәр. Бу татар халкының үзенә бер төрле матур гореф-гадәте булган. Тик бүгенге кызлар бирнә сандыгы әзерли белми. Ул хәзер тормышта да кулланылмый. Ә нигә аны искә төшермәскә? Матурлык юкка чыгарга тиеш түгел. Салих Мөхәммәтҗанов әнә сандыгын да ясап биргән. Кызлар андагы киенү, бизәнү әйберләре турында аңлатма бирделәр. Күкрәкчә, яулык, читек, камзул, калфак, бизәнү әйберләреннән алка, муенса, беләзек – барысы да бар иде анда.

Бәйге күмәк эш белән тәмамланды – барысы бергә аппликация ысулын кулланып ашъяулык ясадылар. Бу бәйге аралаштыру, дуслаштыру чарасы да булды. Соңыннан мөнәҗәтләр, шигырьләр дә яңгырады, бүләкләр дә мулдан иде.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International