Сез – бәһасез затлар

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Сез – бәһасез затлар

Яңа Кырлай мәдәният йорты сәхнәсенә ир–атлар чыгып баскач, араларында тормышның ачысын–төчесен күргән, үз куллары белән тормышларын төзегән, балаларын, оныкларын аякка бастырган, бүген дә яңалыкка омтылып, аны үзләштерергә тырышып, заман белән бергә атлаган өлкәннәрне күргәч аптырап та калдык, уңайсызланып та куйдык.

Монысы беренче тәэсир. Яңа Кырлайдан Шамил Хәбриев, Иске Йорттан Хәнәфи Гарәфиев, Өчиледән Рәшит Фазлыев, Яңа Кишеттән Илдар Сибгатуллин, Кышкардан Җәүдәт Сөләйманов, Иске Кырлайдан Миннефәр Дәүләтбаев үзләренең һөнәрләрен күрсәтә башлагач, бөтенләй югалып ук калдык. Менә ул чын ир солтаннары. Бу бәйге булмаса, авылда яшеренеп каласы да булганнар.

Алтынчы номер астында чыгыш ясаса да, авылдаш буларак ихтирам йөзеннән Иске Кырлайда яшәүче Миннефәр Дәүләтбаевтан сүземне башлыйм. Уртача гына буйлы, чандыр гәүдәле, әмма җитез, җил–җил атлап йөрүче, тырыш Миннефәр абый миндә һәрвакыт соклану уятты. Гомер буе тракторда эшләде ул. “51 ел яраткан хезмәттә”, – ди. Әзмәвердәй гәүдәле өч ул, бер кыз үстерделәр. Кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәттеләр. Хәзер әнә, нинди эшкә тотынмасыннар, барысын да булдыралар. “Балаларым – минем горурлыгым”, – ди Миннефәр абый.

Менә хәзер авылда гаилә фермалары бар. Сарыклар үрчетәләр, тавыклар тоталар. Пай җирләренә печән чәчәләр. Үз кулы белән мотоблок ясап куйган. Уллары Зөлфәт, Илшат, Зөфәргә (ул Кытайда яшәде, хәзер Арчага күчеп кайткан) ярдәмгә Миннефәр абый бар. Көн дә иртә таңнан фермага ашыга ул. Китап укырга да вакыт таба. Иң күп китап укучы да Миннефәр абый. Елга 316 китап укыган. Китапсыз тора алмыйм, ди.

Кышкардан Җәүдәт абый да соклану уятты. “Мал–туар асрыйбыз, яшелчә, җиләк–җимеш үстерәбез. Бер минут тик торган юк. Шуңа картаюны белмибез”, – диде ул шаяртып. Әмма без хезмәт ветеранының бу сүзләрен чынга алдык. Чыннан да, йөрәге белән унсигездә әле ул. Гомер буе тракторчы, комбайнчы булган, тимерчелектә эшләгән. Балта, тимер эшен дә белә, авылда аның кулы тимәгән каралты–кура юк икән, пычак ясау остасы да. Итек асларына сала. Хатыны шәл бәйләсә, аңа булышырга да өлгерә, мамык яза, аялый. Авылда сугымчы да икән әле. Кулы җиңел дип чиратка куеп чакыралар үзен. Җәүдәт абый үзешчән сәнгатьтә дә катнаша. Сәхнәгә чыгып биеп җибәрде, сокланып карап тордык.

 Берсеннән–берсе ис китәрлек иде ул көнне сәхнәгә чык-кан ир солтаннары. Яңа Кишеттән Илдар Сибгатуллин тәрәзә йөзлекләре, агачны чокып бизәкләр ясый, беседка эшләп куйган, умарталары, куяннары бар, тиреләрен үзе или. Авылда фермер. Пай җирләрен үзе эшкәртә. Буш вакытында үзешчән сәнгатьтә катнаша, гармунда уйный, җырлый, гаиләсен тәмле ризыклар пешереп сыйларга да ярата.

Иске Йорттан Хәнәфи Гарәфиев Иркутскида туа, авылда мәктәптә укый, аннан агроном һөнәрен үзләштерә, бөтен гомерен балалар укытуга багышлый. Биология, химия укыта ул. Балалар белән мәктәп бакчасында мәш килә. Хәзер лаеклы ялда. Әмма бер минут та тик ятмый. Умарталары бар. Дару үләннәре җыя. Чәчәкләр ярата. Рәсемнәр ясый. Гармунда уйный. Әмма иң кызыгы – агачлар үстерә. Авылның Мичурины диләр аның турында. Бакчасында 300 төп җиләк–җимеш агачлары бар. Аларны ул орлыктан да утырта, ялгап та үстерә. Орлыктан 7–8 сортлы бәрәңге дә үстергән. Үзе үрчеткән бәрәңгеләрен алып та килгән иде.

Өчиледән Рәшит Фазлыевны кем генә белми икән? Башта шулай уйлый идем. Якыннан танышкач бөтенләй бу кешене белмәгәнмен дигән фикергә килдем. Гаиләдә бишенче ир бала булып дөньяга килгән ул. Өйдәгеләр кыз булмасмы дип өметләнгән. Әмма... Дүртенче сыйныфтан соң ук эшли башлаган. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, җаваплы урыннарда эшләгән.

Хәзер ул аягында нык басып торучы фермер. 134 гектар җире, техникалары бар, казлар, нәселле токымлы сарыклар асрый. Моннан тыш Рәшит Фазлыев “Вешенка” гөмбәсе үстерә һәм җирнең сыйфатын яхшыртучы суалчаннар үрчетә. Иганәче буларак та бик күп изге эш башкарган. Буш вакытлары булдымы, улы Азат белән кулларына баян алалар. Гаиләләре белән сәнгатькә гашыйклар. Кызлары Айсылу бии, хатыны Алсу спектакльләрдә уйный.

Яңа Кырлайдан Шамил Хәбриев белән хезмәттәшләре таләпчән, җитди укытучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы дип таныштырдылар. “15 гектар җире бар. Ашлык, печән үстерә. Умартачы. 15 буын нәсел шәҗәрәсен төзегән. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Җырлый. Сәяхәт итәргә, җылы якларны гизеп кайтырга да вакыт таба”, – диделәр. Тимер коймалар, капкалар да ясый Шамил. Умарта ояларын үзе төзекләндерә.

Менә шундый кешеләр белән таныштык без ул көнне.

– Без, жюри әгъзалары, сезгә бәя куеп утырырга тиеш тә түгел. Сез бәһасез затлар. Безгә үрнәк кешеләр, – диде соңыннан Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International