Алар мең мәртәбә бәхетлеләр җирдә

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Алар мең мәртәбә бәхетлеләр җирдә

Арча Мәдәният йортына озак еллар тату, матур гомер иткән, яшь буынга һәрьяктан үрнәк булып торырлык гаиләләр чакырылган иде. Арча ЗАГС бүлеге традиция буенча алар өчен тантаналы кичә оештырды. Бу очрашу, шундый истәлекле датаны билгеләп үтү генә түгел, мәхәббәт утларында янып йөреп, бәхетләрен бер йомгакка бәйләргә вәгъдәләр биргән яшьлек елларын искә төшерү дә булды. Илле ел иңне иңгә куеп гомер иткәннәрме, утыз, ун елмы, ничек кенә булмасын, дулкынландыргыч мизгелләр. Бәхеттән йөзләре балкыган әлеге парларга карап кына торасы килә. Кемнәр алар дисезме? Таныш булыгыз – Югары Атыдан 44 ел бергә яшәгән Ләйләрә һәм Фәрит Абдрахмановлар, Зур Бирәзәдән 25 ел гомер иткән Римма һәм Альберт Зөбәеровлар.

– Иң яхшы, үзләренә карап горурланып йөргән, барыбызга да үрнәк булырлык парны котларга насыйп булды миңа, – дип башлады котлау сүзен Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин. – Алар гомер буе колхозда эшләделәр, Фәрит абый җитәкче урыннарны биләде. Сәхнәдә дә гел бергә булдылар. Фәрит абый гармунда уйнаса, Ләйләрә апа бөтен клубны яңгыратып җырлады. Шундый матур, моңлы, көчле иде аның тавышы. Авылларга чыгып концертлар куярга да вакыт таптылар. Өч бала (Илнур, Илшат, Гөлгенә) тәрбияләп үстерделәр. Хәзер дүрт оныклары бар. Алар да тырышлар, тәртиплеләр, талантлылар. Абдрахмановлар гаиләсе Утар Аты авыл җирлегенең маягы.

Мондый мактау сүзләреннән канатланып киткән Фәрит абый белән Ләйләрә апа яшьлек елларын искә төшерделәр.

– Икебез бер авылдан булсак та, армиядән кайт-кач кына очраша башладык без Ләйләрә белән. Аңарчы ничек күз төшмәгәндер. Юлда очрашканны әле дә хәтерлим. Исәнләшеп үтеп киткәч, икебез дә борылып бер-беребезгә карадык. Аннан юлны дәвам иттек, – ди Фәрит абый.

– Минем аякта галош иде. Шуңа карыйдыр дип уйладым. Хикмәт үземдә булган икән, – дип кушылды хатыны.

Әнә шул бер борылып карау бар нәрсәне хәл итә. Озакламый Фәрит абый ат җигеп, чанага утыртып яшь киленне алып кайтып та куя. Шул көннән башлап 44 ел инде аңлашып, бер-берсенә терәк булып гомер итәләр. Үзләрен котларга балалары, оныклары да килгән иде.

– Сез безнең кадерлеләребез, горурлыгыбыз. Йөзегезгә кызыллык китермәбез, – диде барысы исеменнән олы уллары Илнур.

Икенче пар 25 ел пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яши. Римма һәм Альберт Зөбәеровлар, Абдрахмановлардан аермалы буларак, кечкенәдән бергә. Дүртенче сыйныфта укыганда танышканнар. Ул вакытта үткән-барганда кызның чәчен тартып китү, җай чыкканда карга төртеп егу, аннан тартып торгызу, сумкасын күтәреп кайту белән малай үзенең игътибарын күрсәтсә, үсә төшкәч йөрәгендә мәхәббәт хисләре уяна.

– Шул вакыттан ике тапкыр гына аерылышып тордык. Беренчесендә Римма сигезенче сыйныфтан соң педагогика көллиятенә укырга кергәндә, аннан мин армиядә хезмәт иткәндә. Армиядән кайту белән өйләнешеп тә куйдык. Шуннан бирле без бергә, – диде Альберт.

Гомер агымсу кебек, акрын гына ага да ага. Ә менә мәхәббәтләре еллар үткән саен ныгый гына бара. Гаиләне тулыландырып ике кызлары дөньяга аваз сала. Алар да үсеп буйга җиткән инде. Алсу Казанда Кремльдә музейда эшли, Ләйсән табибә.

– Римма ирем ягыннан туганыбыз, Альберт кияү була, – диде Илфира Шакирова. – Икесе дә искиткеч кешеләр – акыллылар, сабырлар. Римма 27 ел инде Зур Бирәзә башлангыч мәктәбендә укыта. Альберт заправкада эшли. Аларга сокланып туя алмыйбыз – бер-берсенә Альбертым, Риммам дип кенә дәшәләр. Сезнең кебек туганнарыбыз булуы белән чиксез горурланабыз.

Илфира ханым туйларыннан кайткан вакытларын искә төшереп көлдереп тә алды. Кыш, өстәвенә җепшек кар да явып үткән. Машина Зур Бирәзә белән Урта Бирәзә арасында туктап калган. “Шунда мин машинаны этеп, өч километр араны җәяү кайттым”, – диде ул.

– Минем аларның ярдәмчел булуларын әйтеп китәсем килә, – диде туганнары Тәнзилә апа Закирова, үзләренә чәчәк бәйләме тапшырып. – Миңа һәрчак булышып тордылар. Тигезлектә озак гомер итегез, кызларыгызның игелеген күрегез.

Бу парны “Питомник” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ибраһим Сабиров шигырь юллары белән котлады. “Мең мәртәбә бәхетлеләр җирдә мәхәббәтен таба алганнар, бәхетләрен таба алганнар” , – диде ул. Ә Расих Галимҗанов башкарган җыр тантана хуҗаларына котлау булып яңгырады.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International