Казанбашка балалар кайтты

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Казанбашка балалар кайтты

Казанбаш авылында булган хәлләр турында газета битендә дә яктырттык, интернет аша да танышып бардык. Узган атна ахырында хастаханәдә дәваланучы балалар да исән–имин өйләренә кайтты. Аларны каршы алырга район башлыгы урынбасары Любовь Осина да килде. Казанбаш авылы фельдшерлары да балаларның сәламәтләнеп кайтуларын түземсезлек белән көтте.

– Вакытында безгә мөрәҗәгать итүләре яхшы булды. Без дә бик курык- тык. Башта килгәннәренең хәлләре әйбәт түгел иде. Косалар да изелеп төшәләр. Ничә ел эшләп мондый хәлне күргән юк иде. Шуңа вакытында медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итүне кирәк дип таптык. Рәхмәт ата–аналарга, сүз тыңладылар, әйтү белән балаларны җибәрделәр. Куркыныч вирус, шуңа кабаттан авырмасыннар өчен өйләренә йөреп дезинфекция дә үткәрдек, – диделәр фельдшер Зәлилә Нәҗмиева һәм акушерка Рәмзия Харрасова.

Акрынлап балалар да кайта башлады. Махсус Яңа Кенәргә һәм Казанга автобус- лар җибәрелгән булса да, кайберләрен үз машиналары белән әти–әниләре алып кайтты. Фельдшер һәм акушерка аларга киңәшләрен биреп, әлегә диета тотарга кирәклеген аңлатып җибәрделәр. Ул көнне Яңа Кенәрдән 9 һәм Казаннан 31 баланы каршы алдык (икенче көнне Яңа Кенәрдән пешекчеләр дә кайткан).

Бала авырый башласа, аның өчен борчылып, ичмасам, үзем авырсам иде дисең. Шуңа ата–аналарның хәлләрен аңлап була. Кайбер гаиләләрдән 2–3 бала хастаханәгә киткән. Сәбәбе турында сүз чыккач, кайберләре эндәшмәүне кирәк таба. “Аллага шөкер, исән–саулар, шунысы өчен куанырга кирәк. Фельдшерларга, укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт. Мәктәп директорының гаебе юк, аны яклап хат язарга булдык”, – диләр. Икенчеләре кемнәрдәндер гаеп эзли. Мәктәптә ашап кына агуланды, диючеләр, мәктәп ашханәсендә гап–гади санитария–гигиена таләпләре үтәлмәве турында белдерүчеләр дә бар. Любовь Осина ата–аналар, балалар белән аралашты, хәлләрен сорашты, сорауларына җаваплар бирде. Бу хәлнең ашханәдәге ризыктан агулану түгел, норовирус кизүе булуы ачыклануы турында әйтте.

Казанбашта гына түгел, кышкы Олимпиада уеннары үткән Пхенчханда да норовирустан күп кенә хезмәт күрсәтүче персонал зарарланган. Анда хәзер спорт уеннарын карарга килүчеләргә кулларын дезинфекцияләү өчен махсус сыеклык биреп кертәләр.

Татарстан Республикасы буенча Арча, Биектау, Балтач, Әтнә районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең территориаль бүлек җитәкчесе Эльвира Салкова да бу хакта әйтеп үтте. Ул Арчада мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, аларда туклану буенча җаваплы кешеләр, пешекчеләр белән очрашты, мәктәпләрдә туклану, санитария–гигиена нормалары буенча уку үткәрде. Казанбаш вакыйгасының сәбәбен аңлатты.

– Авыруның кабынып китүе – сезнең үз эшегезгә салкын караш. Бу хәбәрнең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кадәр барып җитүе, бөтен республикага таралуның сәбәбе дә шул. Шуның нәтиҗәсендә күпме кешегә, район башлыгына, мәгариф идарәсе җитәкчесенә, мәктәп директорына авырлык килде, –диде ул. – Норовирус бөтен ил буйлап йөри, ул бик тиз башлана, тузан белән әйберләргә куна, аралашу, пычрак савыт–саба, кулны юмыйча ашау нәтиҗәсендә, таләпләргә туры китереп әзерләнмәгән яшелчә салатлары аша йога. Арчада кул белән өйдә камыр ризыклары, тортлар пешерү (шаурмалар да) нык таралган. Мондый юл белән ризык әзерләү дә авыру кабынып китүгә китерергә мөмкин. Казанбашта эче китеп, температура белән авырган пешекче эшкә чыккан. Балаларны тукландыру урыннарында мондый хәл булырга тиеш түгел. Авырый икән, дәвалансын, сәламәтләнүе һәм эшкә яраклы булуы турында белешмә белән генә яңадан эшкә чыксын. Ата–аналар сезгә балаларын ышанып тапшырган икән, аларның ышанычын акларга кирәк.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International