13–15 апрельдә Казанда "Очыш" исемле Халыкара фестиваль-бәйге узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады.
"Эстрада җыры" номинациясендә Родион Пантелеев (укытучысы Фатыхова Альбина Мәхмүд кызы) I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
"Халык җыры" номинациясендә Эмил Гыйззәтуллин (укытучысы Хәбибрахманова Айгөл Ринат кызы) II дәрәҗә лауреат исемен яулады.
"Шигъриятны сәнгатьле уку" номинациясендә Мәдинә Сабирова (укытучысы Алеева Миләүшә Тәлгать кызы) II дәрәҗә лауреат булды.
"Уен коралларында башкару" (скрипка) номинациясендә Зилә Гайнуллина (укытучысы Вәлиуллина Валентина Валериевна) II дәрәҗә лауреат исемен яулады.
"Уен коралларында башкару" (гитара) номинациясендә Айнур Шәрәфиев (укытучысы Алеева Миләүшә Тәлгать кызы) III дәрәҗә лауреат, Ислам Әхтәмов (укытучысы Фәхретдинова Альмира Леонидовна) – I дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булды.
"Уен коралларында башкару" (фортепиано) номинациясендә Раяна Йосыпова (укытучысы Минһаҗева Ләйлә Мухан кызы) II дәрәҗә лауреат, Камилла Абдрахманова (укытучысы Зиннәтуллина Резеда Рифат кызы), Алия Зиннәтова (укытучысы Баһаветдинова Әлфия Сәлимулла кызы), Диләрә Гыймадиева (укытучысы Фатыхова Альбина Мәхмүд кызы), Диләрә Әхмәдиева, Римма Сабирҗанова (укытучылары Әсәнова Венера Мәхмүд кызы) I дәрәҗә дипломант исемнәрен яулады.
"Уен коралларында башкару" номинациясендә гитарачылар Вадим Кузнецов, Камил Носратов, Нияз Камалиев триосы (укытучылары Алеева Миләүшә Тәлгать кызы) I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.