“Ул – өйнең тоткасы”

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

“Ул – өйнең тоткасы”

Соңгы елларда районда берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләр үткәрелде. “Төп йорт килене” бәйгесе шуларның берсе. Төп йорт килене дию белән, кайнана белән яшәү күз алдына килә бит. Бүген алар ничек гомер кичерә?

– Авылда үрнәк гаилә булып, утыз ел кайнана белән төп йортта яшәдек, – диде Чөмә–Елгадан Халидә Әхмәдиева. – Мин төп йортка килен булып 1976 елда төштем. Ак мендәргә бастырып, бал-май каптырып, мине бик матур итеп каршы алды кайнанам. Авылда бик хөрмәтле кеше иде. Гайбәт сөйләмәде, сүзгә килгән чак булса да, ирем Фидаилгә ул хакта бер сүз әйтмәде, балаларны бик яратты, яхшы киңәшләрен бирде.

Хәсәншәехтан Алисә Зәкиева да кайнанасы Мәрьям апа турында бик матур итеп сөйләде. Ул төп йортка килен булып 2009 елда төшә. Хәзерге вакытта авыл җирлегендә әйдәп баручы белгеч. Ире Рафис крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли. Атлары, умарталары, сигез гектар җирләре бар. Кортларны да бергәләп карыйлар, җәен басуда да бергә эшлиләр. Алисә әле үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба.

– Кайнанам – өйнең тоткасы. Минем өчен киңәшче дә, ярдәмче дә. Ике балабыз бар. Җәй буе өйгә кайтып кергән юк. Әни булмаса, нишләр идек икән? – ди Алисә.

– 25 ел бергә яшибез. Бик сабыр холыклы, бер нәрсәне дә зурга җибәрми, җайлап кына көйләп куя торган кеше кайнанам. Мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Балаларны карашты, – диде Якты Көннән Лилия Муллагалиева. – Бәйгегә дә бергә чыктык. “Әйдә, әни, синнән башка булмый. Бергә скетч куябыз”, – дидем.

– Киленем бик яхшы шул. Күпме гомер итеп, бер авыр сүз ишеткәнем юк. Әни, дип якын итеп эндәшә. Аллага шөкер, бүгенге көнем бик әйбәт, – диде 87 яшьлек Рауза апа үзе дә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International