Көчле гер күтәрүчеләр

2018 елның 20 апреле, җомга

Көчле гер күтәрүчеләр

Бер шимбәдә әллә ничә урында спорт ярышлары булды. “Арча” спорт комплексында мини футбол, стадионда чаңгы ярышы, Арча Укучылар сараенда кул көрәше, гер күтәрүчеләр ярышты. Көчкә өлгердек. Гер күтәрүчеләр турында язарга гел кичектерелеп киленде. Гафу...

Ул көнне Укучылар сараена көчле ир-егетләр җыелды. Хәтта көрәшчеләр дә кулга көчләрен сынап карады. Арча агросәнәгать көллияте филиалының физик тәрбия укытучысы Ленар Заһидуллин командасы белән горурланып:

– Без җиңәргә килдек, – диде.

Алар командада 12 иде. Осталык дәресе күрсәтергә гер күтәрү буенча халыкара ярышта откан Фаил Һаҗиев та килгән иде. 9 сыйныфтан гер күтәрү белән шөгыльләнә башлаган Фаилгә 37 яшь. Аның озын, нык гәүдәсенә һәм гер күтәрүенә яшьләр сокланып һәм көнләшеп карады. 2006 елда Латвиядә үткән халыкара гер күтәрү ярышында үз үлчәвендә 1нче урынны алган пәһлеван ул.

– Арчада яшим, Казанда полиция патруль хезмәтендә эшлим, – дип сөйләде үзе турында.

Арча агросәнәгать көллияте филиалында укучы Искәндәр Вафин 24әр килолы ике герне 41 тапкыр күтәргәч, укытучысы Ленар Усманович: “Акыллым!” – дип кочаклап ук алды. Искәндәр Күкчә Бирәзә авылы егете. Күптән түгел генә гер күтәрә башлаган. “Авылдаш Рөстәм Галимҗанов кызыктырды, шуннан шөгыльләнә башладым”, – дип сөйләде ул.

Ә Рөстәм Галимҗанов, ике кулына 24әр килолы герне тотып, 50 тапкыр күтәрде! Шулай ук Күкчә Бирәзә егете.

– 18 яшьтә, – дип таныштырды ул үзе белән. – 14 яшьтән гер спорты белән шөгыльләнәм. Арча стадионы тренажерлар залына мускулларны ныгытырга килгән җирдән гер күтәрү спортына кереп киттем. Тренерым – Мөдәрис Мөхәммәдиев. Атнага өч тапкыр шөгыльләнәбез. Өйдә дә герләр бар.

– Көч роль уйнамый, – дип тә шаккатырды әле ул. – Иң мөһиме – техника, түземлек, чыдамлык... Гер күтәрү көчне, буыннарны ныгыта. Татарстанда ике тапкыр абсолют җиңүче булдым. Россиядә 4нче урында калдым.

Ә, беләсезме, 18 яшьлекләр белән кем гер күтәрде? Яңа Иябаштан 73 яшьлек Тәб-рис Шакиров! Ничә яшьтән гер күтәрә башлаган, дип уйлыйсыз? 40 яшьтән!

– Минем яшьтәгеләргә 14 кило гына күтәрергә ярый, – дип сөйләде ул. – Ә мин 71 яшьтә ярышта 24әр килолы ике герне 5 минутта 42 тапкыр күтәрдем! Авырлыгым 65 кило. Яңа Кырлай мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән Вальмир Абдуллин (хәзер пенсиядә), әйдәгез спортзалга, дип дәшмәсә, бәлки гер спортына кереп тә китмәс идем.

Ә бу юлы Тәбрис әфәнде 24әр килолы ике герне 28 тапкыр күтәрде.

– Беренче каналда барган “Барысыннан да өлкәнрәк!” дигән сәләтле ветераннарның телешоуына җибәрергә кирәк сезне! – дим.

Ә ветераныбыз елмая...

Тәки Арча агросәнәгать көллияте филиалы ир- егетләре 1нче урынны алды! Афәрин!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International