“Без – Тукай варислары”
Бүген, 23 нче апрель көнне, Арча шәһәре 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә, бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел уңаеннан “Без – Тукай варислары”дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде.Конкурста барлыгы 53 укучы катнашты.
Кичәнең максаты – шагыйрь Г.Тукай, татар шагыйрьләренең иҗатына күзәтү ясау һәм әсәрләрен яттан өйрәнү, укучыларда иҗади осталыкны ачыклау, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җюри әгъзалары ярдәмендә укучылар I, II, III нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр һәм лауреат исемнәренә лаек булдылар.
Йомгаклау өлеше актлар залында, 6 нчы мәктәп укучылары тарафыннан оештырылган концерт номерлары белән тәмамланды.Кичә бик эчтәлекле һәм тәрбияви булды.