Кооперативлар һәр авылда кирәк
Әңгәмәдәшебез – “Арскэкопродукт” кооперативы җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев.
– Рафил Рәисович, соңгы вакытта кооперативлар төзү турында күп сөйләнә, безнең районда да бу юнәлештә эш башланды кебек. Шул ук вакытта без булганнарын – райпо, сельполарны, колхозларны бетердек. Кооперативлар ни өчен кирәк, дип саныйсыз?
– Беренчедән, бүген инде беткән, үткәннәрне сагынып сөйләп утырудан бернинди файда да юк. Икенчедән, ул чордагы оешмаларны чын мәгънәсендә кооперативлар иде, дип атау да дөрес булмас иде. Алар башлыча партия, дәүләт органнары тарафыннан идарә ителде, күп очракта пайчылар аңа кергәннәрен–чыкканнарын да, банкротлыкка чыгуларын да белми калдылар.
Бүген фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр үз теләкләре белән берләшеп, үзара файдалы хезмәттәшлек итеп җитештерүне, сатуны арттыру, чыгымнарын киметү, кооператив белән бергәләп идарә итеп эшләү турында сүз бара.
Кооперативның максаты – үзенең пайчыларының ихтыяҗларын үтәү һәм файдага эшләү.
Кооперативлар – бөтен дөньяда киң таралган иң демократик эшчәнлек формасы. Аларның төрләре бик күп. Безнең шартларда бигрәк тә җитештерү, әзерләү, хезмәт күрсәтү һ.б. кооперативлар төзү мөһим һәм алар оешып та киләләр инде.
– Сез бу мәсьәлә белән күптән шөгыльләнгән кеше, әлеге юнәлештә районда нинди эшләр алып барыла?
– Бу мәсьәләгә республика, район җитәкчелеге зур игътибар бирә. Арча районы белән Казан кооператив институты арасында районда кооперацияне өйрәнү һәм үстерү, бу өлкәдә үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Институт галимнәре ел башыннан үзидарә башлыклары, фермерлар, эшмәкәрләр белән берничә тапкыр укулар уздырдылар. Район җитәкчелеге тарафыннан авылларда, районда кооперативлар оештыру бурычы куелды.
Шушы бурычны үтәү максатында, без февраль ахырында оештыру җыелышы үткәреп, 6 пайчыдан торган “Арскэкопродукт” дигән кооператив төзү турында карар кабул иттек. 10 апрельдә аны салым органнарында теркәттек. 16 апрельдә узган җыелышта тагын 6 әгъза кабул иттек.
Исеменнән күренгәнчә, безнең кооператив райондагы фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда экологик яктан чиста продукция җитештерү һәм аны пайчылар өчен файдалы итеп сату белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук пайчыларга мәгълүмат, юридик ярдәм күрсәтәчәк, дәүләт программаларында катнашу өчен документлар әзерли.
Пайчыларга кооперативка керергә тәкъдим иткәндә без районда файдаланылмаган мөмкинлекләрне исәпкә алырга тырыштык.
Шулай ук Арча шәһәрендә урам сәүдәсен тәртипкә салу, сатучыларга уңайлык- лар тудыру, ярминкәләр үткәрү максатында эшләр башкару билгеләнде. Галактионов урамындагы сәүдә павильоннары моңарчы файдаланылмады. Аларны үз продукциясен сатарга теләүче эшмәкәрләргә тәкъдим итәчәкбез.
Казан кооператив институты ректоры белән аның ярдәмчесе безнең оешмага кооперативлар оештыру һәм аның эшен алып баруны практикада ныклап өйрәнү максаты белән керделәр.
Кооперативка кергән башка пайчыларның да киләчәктә үз продукцияләрен эшкәртеп сату, җитештерүне арттыру һ.б. планнары бар.
Кооператив оешканнан соң без инде күп кенә ярминкәләрдә катнашырга өлгердек. Шәһәрләрдә дә, авылларда да шәхси хуҗалыклар җитештергән терлекчелек продукциясе, яшелчә һәм җиләк–җимешне яратып алалар.
29,30 апрель көннәрендә Арча шәһәрендә дә Җиңү паркы каршындагы мәйданда бәйрәм алды ярминкәләре оештырыла. Сатырга теләүчеләрне дә, алучыларны да шунда чакырабыз. Киләчәктә алар атна саен узар, дип уйлыйбыз.
Моннан соң Казан шәһәрендә безнең район уздырган ярминкәләрдә дә актив катнашып, агросәнәгать паркында тагын берничә сату урыны булдырачакбыз. Үзебездә агропарк төзелгән очракта кооперативлар өчен мөмкинлекләр тагын да артачак.
– Теләгән кешеләр була калганда аларны кооперативка алачаксызмы?
– Районда бер генә кооператив төзү куелган максатларга җавап бирми. Чөнки алар бигрәк тә авылларда кирәк. Һәр авылда кооператив төзелеп, алар шәхси хуҗалык- ларга төрле яктан хезмәт күрсәтеп, арткан продукцияләрен кабул итеп сатуны оештырганда бу иң яхшы вариант булыр иде. Киләчәктә бу кооперативлар район буенча да берләшә алачаклар.
Авыл җирлекләрендә бу юнәлештә күпмедер оештыру эшләре башланганы сизелә. Бу ашыктырып, мәҗбүриләп эшли торган нәрсә түгел. Иң беренче чиратта кешеләргә моның кирәклеген аңлатырга, булышырга кирәк.
Ильяс Фәттахов