Көрәшченең үзеннән дә тора
“Арча” спорт комплексында яшүсмерләр арасында ДОСААФ район оешмасы (җитәкчесе Рөстәм Алеев) призына татарча көрәш ярышлары булды. Балтач, Теләче, Биектау көрәшчеләре дә килде. Барысы 135ләп көрәшче бил алышты.
Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев ачып җибәрде.
Яңа Кенәрдән заманында көчле көрәшчеләр әзерләгән ветеран Илгиз Сәлахов аптырашта калган:
– Районда ай саен ярышлар үткәреп торалар, ә Актаныштан 19нчы урын алып кайттылар.
Шимбә көнге ярышта әлеге сорауга җавап эзләп карадым. Һәм шундый фикерләр ишеттем. “Тренерлар санын арттырырга кирәк. Авыллар арасында чабып йөргән тренер нәтиҗә бирә аламы? Арча мәктәпләрендә көрәш секцияләре эшлиме, тикшергәннәре бармы?”, “Сан бар, ә сыйфат... Контрольне көчәйтергә кирәк. Расписание билгеле, теләсә нинди вакытта килеп төшәргә: тренировка барамы, балалар ничек шөгыльләнә?”, “Республикага лаеклы көрәшчеләрне алып барырга кирәк”.
Урта Курса мәктәбеннән авыр үлчәүдәгеләр арасында көрәшүче 9 сыйныф укучысы Айдар Мөхәрләмов:
– Үземдә гаеп булды, – диде. – Үземә бик нык ышандым...
– Янында тренеры булса, яшүсмер көрәшкә фикерен, көчен туплабрак чыгар иде, – дип әйтүчеләр булды.
Биектау балалар спорт комплексы җитәкчесе Данис Сәләхетдинов:
– Ярышка 20 бала белән килдек, – дип сөйләде. – Район башлыгы тарафыннан спортка игътибар көчле. Район башлыгы, спортның нинди төренә карамастан, теләсә кайчан тренировка вакытында килеп керергә мөмкин. Үзебез дә секция эшләрен контрольдә тотабыз. Тренердан, баланың үзеннән дә тора.
“Биектау районы. Мүлмә” дип язылган футболкалар әллә каян күзгә ташлана. Спортзалда тавыш яңгырый. Кем белән кем көрәшә? Аңлавы кыен. Көрәшчеләрдә төрле футболка.
Биектау районы Мүлмә авылы тренеры Радик Закиров:
– Һәр команда үз костюмы турында кайгыртырга тиеш. Без футболкаларны заказ белән эшләтеп алабыз, – диде.
Балтач районы Бөрбаш авылы тренеры Илшат Корбанов:
– Биектаулар каты көрәшә, – дип сокланды. – Тырышып эшләргә кирәк шул, ярышларда кемнең ничек эшләгәне күренә. Сезнең Ашытбаш тренеры Марат Сәләхов шаккатырды: көрәшкә 28 бала алып килгән!
Биектау районы Ямаширмә тренеры Ленар Зиннәтуллин 55 кг.да көрәшүче Инсаф Яруллин белән горурланып:
– Актанышта да Арчадагы көндәшен отты, – дип сөйләп торды.
Көчле көрәшчеләр әллә каян күзгә ташлана. Яшүсмерләрдән Теләчедән Эмиль Мавлин белән Биектаудан Өлфәт Ибраһимов көрәшә башлагач, “Кемнәр болар?” – дип кызыксынып күзәттеләр. Безнең Арча көрәшчеләре арасында да матур көрәш күрсәтүчеләр булды. 36 кг. авырлыктагылар арасында өметле көрәшче Ашытбаштан Райнур Фәйзрахманов көндәшләрен секундлар эчендә сала барды. Әмма финалда Балтачтан Ленар Әүхәдиев отты, Райнур 2нче калды. 55 кг.да Түбән Мәтәскәдән Әлфис Мәннанов шулай ук көндәшләрен сала барды, әмма финалда Биектаудан Инсаф Яруллин өстен чыкты. 40 кг.да Шушмабаштан Илдар Гобәйдуллинга, 50дә Курса–Почмактан Зөлфәт Рамазановка, 75тә Яңа Кенәрдән Азат Хәмзинга, 80дә Арча педагогика көллиятендә укучы Артур Шалкановка, 80нән югарыда Альмир Мифтаховка тиңнәр булмады. 45, 55, 60, 65, 70 кг.да Биектаулар көчле иде. Командалар арасында Арча – 1нче, Биектау – 2нче, Теләче 3нче булды. Район мәктәпләреннән Шушмабаш мәктәбе (тренеры Марат Сәләхов) – 1нче, Яңа Кенәр (Зөлфәт Хәйруллин) – 2нче, Апаз мәктәбе командасы (Марат Фаязов) 3нче булды.
Яңа Кенәрдән Азат Хәмзин:
– Өченче ел көрәшәм, – дип сөйләде. – Көрәшкә йөри генә башлаган идем, ярышка бардым. Тәҗрибә юк. Күрәсең, җиңәргә тырышканмындыр инде. Малайлар көлде миннән. Шуннан үҗәтләнеп тотындым...
Күп нәрсә көрәшченең үзеннән дә тора шул. Уңышлар!
Румия Надршина