Урман матурлыкны аңларга өйрәтә

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Урман матурлыкны аңларга өйрәтә

Лубян урман-техник көллияте коллективы Арчаның алтынчы мәктәбендә район мәктәпләре укучылары белән очрашу үткәрә, дигәч, мин аны һөнәри юнәлеш бирү буенча рәсми бер чара дип күз алдына китергән идем. Ә ул ниндидер якты, күңелгә ятышлы, үзенчәлекле кичә булды.

Ерак юлларны якын итеп Арчага килгән көллият укытучылары да рәсми мәгълүмат чәчмәде, хезмәтләрен яратып башкарулары, балаларда урманчы һөнәренә карата мәхәббәт уятырга теләгәннәре йөзләренә чыккан иде. Укучылар да гомер булмаганча һәр сүзне бирелеп, тын да алмыйча йотлыгып тыңлады. Бәлки, аларның берничәсе бу һөнәрне сайлар да, әмма бүген алар барысы да аңа гашыйк булды.

Урманчылар әзерләүче уку йортының оешуына 90 елдан артык икәнне искә алу үзе үк аның нинди бай тарихлы булуын күрсәтеп тора. Үзем анда булмасам да, сөйләүләре буенча нинди матур урында, табигать кочагында урнашканын күз алдына китерүе кыен түгел. Бер якта Нократ елгасы, кул сузымында гына урман, күлләре, болыннары... Көллияттәге тормыш шартлары – без яшь чакта хыялланган коммунизм. Әйе, бер ялгансыз, чөнки бүгенге бөтен нәрсә акчага корылган заманда биредәге тормышны башкача әйтеп тә булмый. Уку бушка, кабул итү имтиханнарсыз, тулай торакта яшәгән өчен аена 100 сум түлисе, ике көн ял, спорт, сәнгать белән, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр бар, теория белән практика параллель рәвештә алып барыла һәм башкалар. Стипендия түләнә. Бик яхшы укучы 30 студентка ул 5 мең сум күләмендә каралган. Ә иң мөһиме – көллият тәмамлаучыларның барысы да эш белән тәэмин ителә. Белемне шушы юнәлеш буенча югары уку йортында дәвам итәргә теләгән очракта, рәхим ит, имтиханны урынга килеп алалар, БДИ нәтиҗәләре дә кирәк түгел.

– Мин үзем Казан егете. Көллияткә дә, бу як табигатенә дә гашыйк булдым. Биредә һөнәри яктан да, рухи яктан да үзеңне үстерү өчен мөмкинлек бар, – диде студент Алексей Дроздов.

– Көтмәгәндә килеп кердем һәм үкенмим дә, – диде Ульяна Сабурова. – Әти безне кечкенәдән яз җитү белән урман чистартырга алып чыгып китә иде. Мин аны яратырга өйрәнеп үстем.

– Мин үзем журналист булырга укыдым. Урман хуҗалыгы министрлыгында пресс-секретарь булып эшлим. Лубянда еш булам. Биредә тулы тормыш белән яшиләр. Барысы да иҗади кешеләр җыелган. Көллият үзе дә урманчы гына әзерләми, һәр кешене иҗади яктан да тәр- бияли, – диде Эльвира Шәрәфиева.

Көллият укытучылары чыгышыннан күренгәнчә, биредә урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше буенча белем алырга, шулай ук икътисадчы, хисапчы һөнәрләрен үзләштерергә була. Агач егучы, тракторчы, яшел төзелеш эшчесе, сыек чыбыктан сәнгать әйберләре ясаучы кебек өстәмә һөнәрләр дә үзләштерергә мөмкин. Урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше – бүгенге көндә иң сорала торган, модага кереп киткән заман һөнәрләреннән санала.

– Республиканың барлык мәйданының 17,5 процент өлешен урманнар алып тора. Ә ул 25 проценттан ким булмаска тиеш. Аны арттыруда безгә мәктәп урманчылыклары ярдәмгә килә, – диде Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдретдинов. – Мин үзем урманчы һөнәре сайлавым белән горурланам. Эшемне урман остасы булып башладым, урманчы, баш урманчы булдым, шушы югары дәрәҗәгә ирештем.

– Мин урманчылар династиясеннән. Әти, абый – Сабада, үзем – Арчада. 31 ел була. Барыбыз да Лубян көллиятен тәмамладык, – диде Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин. – Арча районының бик күп танылган урманчылары язмышы да шушы уку йорты белән бәйле.

– Мин кечкенәдән урманчы булырга хыялландым. Кая барыр- га белмәгәннән башта Үрнәктәге училищега кердем. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Лубянга юл алдым. Ул вакытта Арча районыннан егермеләп кеше укыдык. Практиканы, ягъни беренче эш тәҗрибәмне Шамил Хәйруллин кул астында үттем. Арчада эш булмау сәбәпле, шәһәр яны урман хуҗалыгына урнаштым. Югары белем алдым. Лубяннан соң дүрт куллап алалар, кер генә, – диде Фәнил Әхмәдуллин.

Энҗе Мөхәммәтҗанова да Лубян көллиятендә белем алган. Хәзерге вакытта Арча урман хуҗалыгында белгеч. Аграр университетның урман бүлегендә белемен дәвам итә. “Яратып укыдым, яратып эшлим”, – ди.

– Леонид Леонов: “Урманга культуралы, белемле һәм үз эшен яратып башкарган хуҗа кирәк”, – дигән. Сез – безнең киләчәгебез. Сездән шундый хуҗалар көтәбез, – диде Әмир Бәдретдинов.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International