Җиңүчеләргә – велосипедлар

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Җиңүчеләргә – велосипедлар

“Куркынычсыз тәгәрмәч” дигән юл хәрәкәте яшь инспекторлары район бәйгесе традиция буенча ел да үткәрелеп килә. Быел да яшь инспекторлар гадәттәгечә Арчаның бишенче гимназиясенә җыелды. Анда 31 мәктәптән 120дән артык укучы катнашты.

Бәйгедә яшь инспекторларга үзләрен төрле яктан сынарга туры килде. Башта аларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Сораулар төрле темаларны үз эченә алган иде. Велосипедчылар, җәяүлеләр өчен, пассажир буларак нинди кагыйдәләрне белергә кирәк һәм башкалар. Егермедән артык сорауга җавап табарга туры килде балаларга. Шулай ук беренче ярдәм күрсәтү буенча да укучыларның белемнәре тикшерелде.

Гадәттә бәйгедә катнашучылар аның практик өлешен күбрәк ярата. Биредә алар велосипедка утырып, төрле киртәләр аша үтәргә тиеш. Ягъни ул велосипедны фигуралы йөртү дип атала. Аннан инде автошәһәрчектә йөрергә туры килә. Велосипедка утырып әйләнеп чыгу турында гына сүз бармый, барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә туры килә аларга. Мәсәлән, светофор, җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны һәм башкалар.

Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Быел бүләкләр дә яхшы иде. Дүртәр кешедән торган ун командага, катнашучыларына (40 укучыга) дипломнар һәм призлар тапшырылды.

Ә җиңүче командаларга велосипедлар өләштеләр. Беренче урынны яулаган Арчаның беренче урта мәктәбе командасына – өч, икенче урынны алган Хәсәншәех мәктәбе командасына – ике, өченче урындагы Арчаның җиденче мәктәбе командасына бер велосипед тапшырылды. Катнашучылар да бүләкләргә ия булды.

Хәзер беренче урындагы Арчаның беренче урта мәктәбе командасы республика ярышында район данын яклаячак. Укучыларга уңышлар телибез.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International