“Авыл хатын-кызы – игътибар үзәгендә”
20 апрельдә Арчада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Мәрхәмәт–Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең “Авыл хатын-кызы – игътибар үзәгендә” темасына багышланган күчмә утырышы булды.
Чарага республика районнарындагы хатын-кыз депутатлары берләшмәләре җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре килгән иде. Күчмә утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Утырышка килгән хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре ул көнне эшне районның социаль һәм мәгариф учреждениеләре белән танышудан башлады. Алар Ташкичү балалар бакчасында булдылар, мәктәптә Хәбибуллиннар гаилә династиясе белән очрашуга багышланган сыйныф сәгатен карадылар, Шиһабетдин Мәрҗани музее белән таныштылар. Балалар һәм ата-аналар кул эшләреннән торган күргәзмә аларны аеруча сокландырды. Биредә чөгендер чәчә, үлән турый, бау үрә, бәрәңге кисә, тимераяк кайрый торган җайланмаларны күреп таң калдылар.
Ташкичү мәдәният йортында аларга “Авылым күрке – яшь гаилә”, “ Төп йорт килене” бәйгеләре җиңүчеләре Кышкардан Зариповлар гаиләсе һәм Якты Көннән кайнанасы Рауза апа белән килгән Лилия Мөхәммәтгалиева чыгышлары күрсәтелде. Чигүле киемнәр, урын-җирләре белән авыл өе эче, күргәзмәләр, төп йорт киленнәре төзегән шәҗәрәләр янында да кунаклар тоткарланырга мәҗбүр булды.
Арча педагогика көллиятендә “Авыл хатын-кызы: гаилә, эш, талантларны һәм мөмкинлекләрне тормышка ашыру” дигән интерактив зона тәкъдим ителде. Күргәзмәдә – Руфинә Галиева, Розалия Сибагатуллина, Рәмзия Галимҗанова, Ләйлә Гарипова, Әлфия Сабирова кул эшләре, “Остабикә” иҗат студиясе хезмәтләре, Рәзинә Гарифуллина, Ландыш Королькова пешергән тәмле ри- зыклар һәм башкалар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре кунакларны “Бәллүр җиһан – бирдең илһам” исемле әдәби кунакханәдә каршы алды һәм районыбызның һәвәскәр хатын-кыз язучылары иҗаты белән таныш- тырды. Крестьян-фермер хуҗалыклар, кооперативлар җитештергән авыл-хуҗалыгы продукцияләреннән торган күргәзмәләр янында да хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре озак тукталды. Үрнәктән 17 сыеры, өч танасы булган өлкән яшьтәге Фирая Галәвиева да бик күп төрле сөт продукциясе алып килгән иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт–Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова күчмә утырыш форматындагы чараларның халыкның социаль хәле турында мәгълүмат алырга, аларның көндәлек тормышта очрашкан проблемаларын барларга ярдәм итүе турында әйтеп үтте. Аның сүзләре буенча, Арча районы авыл халкының социаль хәлен яхшыртуга аеруча зур игътибар бирә. Марат Әхмәтов авылга эшкә кайтырга теләүче белгечләр әзерләү буенча максатчан программаның тормышка ашырылуы турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Федерациясе Советы рәисе Валентина Матвиенконың 2019 елны Россиядә Авыл елы дип билгеләргә дигән тәкъдимен кабул итеп алдылар.
Утырыш ахырында
Татьяна Ларионова район башлыгы Илшат Нуриевка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Мактау грамотасын тапшырды.
Гөлсинә Зәкиева