Хөрмәтле райондашлар!

2018 елның 27 апреле, җомга

Хөрмәтле райондашлар!

9 майда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итәчәк. Һәр елны әлеге истәлекле көндә бөтен илдә Үлемсез полк колоннасы үтә. Анда миллионлаган кеше Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре фоторәсемнәрен тотып барачак.

Безнең туган шәһәребездә Үлемсез полк колоннасы үтүе шулай ук традициягә әйләнде. Аларга Арча районында яшәүче һәркем кушыла ала. Моның өчен катнашырга теләүчеләр колоннада күренерлек итеп А3 зурлыгында үз туганының фоторәсемен әзерләргә, аны штандартка беркетергә тиеш.

 Әгәр фронтовик–җиңүчеләрнең истәлеге сезгә кадерле икән, 9 майда сугышта катнашкан һәм тылда геройларча хезмәт иткән туганнарыгыз рәсеме белән үзәк мәйданнан үтәргә чакырабыз.

Колоннаны оештыру, төзү, вакыты турында мәгълүмат газетабызның алдагы санында һәм муниципаль район сайтында булачак.

Арча шәһәрендә “Үлемсез полк” акциясен

 Оештыручылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International