Бәрәңге утыртыр вакыт җитә

2018 елның 4 мае, җомга

Бәрәңге утыртыр вакыт җитә

Россия фәннәр академиясе Татар фәнни үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Фәйзрахман кызы Җамалиева – безнең якташыбыз, озак еллардан бирле бәрәңге игү, яңа сортлар чыгару белән шөгыльләнә. Аның белән әңгәмәбез газета укучыларыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы булыр.

– Фәния Фәйзрахмановна, әле моннан 40–50 еллар элек кенә бәрәңге үстерү бик гади эш кебек иде. Җирне сукалыйсың, утыртып куясың, бераз үскәч чүбен утыйсың, төбен өясең. Шуннан аласы гына кала. Бүген бу эш проблемага әйләнде, авылларда да бәрәңге утыртучылар азайды.

– Элек тә мәшәкатьсез эш булмаган инде ул. Дөрес, бүген төрле авырулар, корткычлар күбәйде. 2010 елдагы корылыкның зыяны аеруча зур булды. Туфракның кибүе бүлбеләрнең төрле гөмбә авырулары белән зарарлануына китерде. Саклаган вакытта алар чери, сакланып калганнары да начар тишелеш бирде. Шуңа күрә сортларны даими рәвештә яңартып торырга кирәк. Чөнки бәрәңге бүлбеләр ярдәмендә үрчи, вируслы авырулар “ана” бәрәңгедән “балаларына” күчә.

– Бүген халыкка нинди генә сортлар тәкъдим итмиләр, кайберләренең исемнәрен әйтергә тел дә әйләнми. Кайсын сайлап алырга?

– Роко сорты корылыкка чыдам, гөмбәләр белән дә азрак зарарлана. Винета сорты шулай ук корылыкка чыдам, Кортни, Регги сортлары эсселеккә бирешми. Сугару мөмкинлеге юк икән – Роко сортын сайлагыз. Андый мөмкинлегегез булмаса, башка сортларның суперэлита, элита сортларын алырга тырышыгыз. Орлыкчылык кибетләреннән, даими сату урыннарыннан алырга кирәк, билгесез сатучылардан алып алдануыгыз бар.

Безнең фәнни–тикшеренү институты соңгы елларда бәрәңгенең өч сортын чыгарды. Кортни һәм Регги ашау сортлары үзләрен уңай яктан күрсәтеп тә өлгерде. Уртача иртә өлгерә торган Кортни сортында крахмал 16 процент, корылык һәм эсселеккә чыдам булуы белән бергә, алтынсу бәрәңге суалчаннарына да бирешми. Иртә өлгерә торган Регги сортында да крахмал – 16 процент. Ә менә соң өлгерешле Танго сортын төрле максатларда файдаланып була, крахмалы – 21 процент.

Шулай ук суалчаннарга чыдам Роко сорты кызык- лы. Гөмбә авыруларына бирешми, озак еллар иккәндә дә үзенең сыйфатларын саклый. Уртача өлгерә торган сорт буларак, бүлбеләре август–сентябрьдә барлыкка килә, шуңа күрә язгы–җәйге корылыктан зыян күрми, сугармаганда да һәр елны югары уңыш бирә.

Халыкка үстерү өчен шулай ук иртә өлгерешле Ароза, Удача, Ред Скарлетт, Жуковский, Колетте, уртача өлгерә торган Нев- ский, Кураж, Гала, Зекура сортларын тәкъдим итәргә мөмкин.

– Бәрәңгене утырту алдыннан борынлату турында да әйтеп үтсәгез иде.

– Әйе, бу уңышны арттыру һәм авыруларны киметүнең иң нәтиҗәле юлы. Бәрәңгене борынлату аның үсешен тизләтә, уңыш алу срогы 10–14 көнгә кыскара, андый бәрәңге гөмбә авыруларына, шул исәптән фитофторозга да бирешми. Борынлаган бәрәңге утырту язгы дым запасын тулырак файдалану мөмкинлеге бирә. Бүлбеләрне утыртырга 3–4 атна кала 10–15 градус җылылыкта, кояш нурлары туры төшмәгән якты урында борынлатырга кирәк. Үсентеләр 0,2–0,5 сантиметрдан артмасын, аннан озынаеп киткәндә сынарга мөмкиннәр. Һава һәм яктылык кереп торсын, кыска яшкелт үсентеләр барлыкка килсен. Караңгы, артык дымлы урында аксыл үсентеләр, ак тамырлар барлыкка килә, алар җиргә утырт- кач кибә. Бүлбеләрне калын итеп салмагыз, катлам 2–3 бәрәңгедән артмасын.

– Соңгы елларда бәрәңгене “Престиж” препараты белән эшкәртеп утырта башладылар. Андый бүлбедән яралып үскән бәрәңгеләр кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмыймы икән, дигән шик туа.

– Хәзерге бәрәңгене колорадо коңгызына каршы көрәш чаралары уздырмыйча үстерү катлаулы. Бүлбеләрне утыртыр алдыннан “Престиж” препараты белән эшкәртү туфрактагы корткычлардан һәм колорадо коңгызыннан нәтиҗәле саклау чарасы булып тора. Әмма әлеге препарат белән августта ала торган бәрәңгене генә эшкәртергә мөмкин. Шул вакытта агу юкка чыга. Иртәрәк сорт- ларны эшкәртү киңәш ителми, химик матдәләр тулысынча чыгып бетсен өчен 60 көн вакыт кирәк. Утырту алдыннан эшкәртү ике тапкыр яфракка сибеп эшкәртүне алыштыра. Бүлбеләрне эшкәрткәндә препарат тирә–юньгә азрак тарала, шуңа күрә кеше өчен дә азрак куркыныч тудыра. Болай эшкәртү корткычларны күбрәк юк итә. 1 тонна бәрәңгене 5–6 литр суга 0,8 литр препарат кушып ясарга, пленкага салып эшкәртергә.

– Бәрәңгене кайчан

утыртырга?

– Туфракта температура 8 градус җылылыкка җиткәч 8–10 сантиметр тирәнлектә утырту әйбәт. Туфракны өлгереп җиткәч кенә эшкәртергә, аның кибүенә юл куймаска. Өлгермәгән туфракны казыганда кәс барлыкка киләчәк. Төньяк районнарда туфрак гадәттә майның икенче декадасында өлгерә. Һава шартларына карап срок бераз үзгәрергә мөмкин.

– Бәрәңгене нинди куелыкта утыртырга?

– Бездә эшләнгән бәрәңге утырткычларда рәт арасы – 70 сантиметр, бүлбе белән бүлбе арасы – 26 сантиметр. Тишелеп чыкканчы ике тапкыр тыр- маларга, болай эшләү 80 процентка берьеллык чүп үләннәрне юк итәчәк. Беренче шытымнар күренә башлагач төбен өяргә.

– Җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International