Фәнни эш белән дә мавыгалар
Бу юлы жюрида эшләргә туры килде. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә үткән фәнни конференциядә тарих һәм туган як, татар теле һәм әдәбияты, рус филологиясе һәм сәнгать, инглиз теле, табигый һәм төгәл фәннәр, башлангыч сыйныфта укучыларның секцияләре эшләде.
Мәртәбәле жюрида икътисад фәннәре кандидаты Рина Бәдриева, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Рафил Исмәгыйлев, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов, Арча педагогика көллиятенең югары категорияле укытучылары Рәисә Халитова, Евгения Плотникова, Ильвира Сәфәрова, Гөлнара Гарипова, РФнең гомуми белем Мактаулы хезмәткәре Любовь Аникина, экологлар Фирдәүсә Латыш, Гөлнара Абдрахманова, Рәшит Әхмәтҗанов бар иде.
Коридор диварларындагы бөек рус язучысы Лев Толстой турындагы стена газеталарын (2018 ел – Лев Толстой елы), мәктәп тормышыннан алынган тарихи фоторәсемнәрне карый-карый залга үттек. Ә анда фәнни эшләрен яклаучылар гына утырадыр дисәм, тулы зал каршы алды. Иң башта балалар бөек рус язучысы Лев Толстой турында сәхнә күренеше күрсәттеләр. Аларның рус телендә оста итеп сөйләүләренә, уйнауларына игътибар итми калмыйсың. Ә аннан фәнни эшләр буенча чыгышлар башланды. Башта берничә укучының салават күпере, “җинаять һәм җәза” темаларына фәнни эшләре тыңланды. Балалар тавышланмыйча тыңлап утырдылар.
– 2014 елдан мәктәптә “Фән. Иҗат. Прогресс” фәнни-практик конференция үткәрелә, – дип сөйләде мәктәп директоры Эльмира Сафина. – Без бик җитди хезмәт башкарабыз. Балалар укытучылары җитәкчелегендә аерым теманы алып өйрәнә, эзләнә, анализлар ясый. Уңышларыбыз да бар. Республика күләмендәге ярышларда Талия Төхвәтуллина 6 тапкыр һәм Илдар Хәкимов 7 тапкыр җиңеп чыкты.
Директор аларга акыл һәм гыйлем символы медале “Ябалак” бүләк итте.
Секцияләрдә укучылар фәнни хезмәтләре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Татар теле һәм әдәбияты секциясендә (үзем шунда эшләдем) рус телендә укучы балаларның чиста итеп татар телендә чыгыш ясауларына сокландык. “Кадерле мирас” буенча (мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани иҗаты) эшләгән 10Б сыйныф укучысы Гүзәл Насыйровадан: “Сез ничек шулай татар телендә чиста сөйләшәсез?” – дип сорадык. Чөнки беләм, рус телендә укыган балага чиста татар телендә укуы, җитмәсә фәнни эш белән чыгыш ясавы кыен. “Без гаиләдә татар телендә сөйләшәбез”, – дип җавап бирде Гүзәл. Билгеле, Гүзәлнең татар теле һәм әдәбияты дәресләренә әзерләнеп йөрүе һәм татар теле укытучыларының да хезмәте зур монда. Гүзәл бабасыннан калган кадерле мирас – иске татар телендә язылган китапны да алып килгән. Әлегә ул китапны тәрҗемә итүчеләр булмады, диделәр.
Бүләкләүләр вакытында һәр секциянең жюри әгъзалары чыгыш ясады. Тарих һәм туган як секциясеннән Рафил Исмәгыйлев:
– Бик кызыклы чыгышлар булды, – дип сөйләде. – Без хәтта кайбер нәрсәләрне белмибез дә икән әле. Фәнни эш белән шөгыльләнү ул мәктәпне тәмамлап, югары уку йортында укыганда нык ярдәм итәчәк.
Зурлар гына түгел, башлангычлар да фәнни эш белән мавыга. 2А сыйныфыннан Азат Мостафин (укытучысы Альбина Гайнетдинова) тешләрнең ныклыгы, аларны саклау турында класста эшләгән анализларны күрсәтә-күрсәтә чатырдатып сөйләп чыкты. Бар да кызыксынып тыңлады. Әйе, фәнни эш ул әзерне күчерү генә түгел, эзләнү, табу һәм ачыш ясау да. Мин бу конференциядән рухи яктан баеп кайттым.
Румия Надршина