Аның кебек зур йолдыз бер генә
Габдулла Тукай туган көнен Арчада гадәттәгечә зурлап билгеләп үттеләр. Күп еллардан бирле сакланып килгән традиция буенча ул Тукай марафоны белән башланып китте.
Һава торышының үзгәрүчән булуы, иртәдән яңгыр явып торуы да йөгерешчеләрне куркытмаган, хәтта күрше районнардан да килгәннәр иде. Елдагыча башта Арча Мәдәният йорты каршындагы мәйданда күңел ачу чарасы оештырылды. Аны махсус чакырылган шоумен Фәнил Вәкказов алып барды. Җыр, күмәк биюләр, уеннар белән бераз җылынып алганнан соң йөгерешчеләр юлга кузгалды.
Бу вакытта Яңа Кырлай мәдәният йорты, Габдулла Тукай әкиятләре геройлары кунаклар каршы алды. Фойеда “Сөйкемле Шүрәле” республика бәйгесендә уңышлы дип табылган эшләрдән күргәзмә оештырылган. Арча сәнгать мәктәбендә эшләп килүче Тукайга багышланган балалар хезмәтләреннән торган кечкенә галерея да игътибарга лаек. “Без – Тукай оныклары” җәйге чатырлы ял аланы эшен чагылдырган көндәлек тә үзенчәлекле килеп чыккан. Барысы янында да озак тукталып, кунаклар һәр эшне игътибар белән карады.
Район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, 2018 елгы Тукай бүләге ияләре, язучы Камил Кәримов һәм рәссам Михаил Кузнецов, Якутия Язучылар берлеге рәисе Наталья Харлампьева, Башкортстан шагыйре Равил Бикбаев, Палестина шагыйре Абдулла Исса, Чувашия шагыйре Валерий Тургай, румын язучысы Танер Мурат, Әзәрбәйҗан шагыйре һәм язучысы Фәрит Хөсәен, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миннуллин, Ренат Харис, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, Ленар Шәех һәм башкаларны тамашачы аягурә басып, көчле алкышлар белән каршы алды.
– Габдулла Тукай кебек зур йолдыз бер генә. Ул безнең өчен зур шатлык та, җаваплы бурыч та. Шагыйрь иҗатын дәвам итү, аны балаларга җиткерү, аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү – менә безнең алдагы зур бурыч, – диде кунакларны сәламләп район башлыгы Илшат Нуриев.
– Тукай – халык язмышын кайгыртып яшәгән бөек шәхесләрнең берсе ул.
Кырлайга килүебез безнең өчен дә зур бәйрәм. Тукайны биредә шулай хөрмәт итмәсәләр, аны туган көненә дип ераклардан килмәсләр иде, – диде Разил Вәлиев.
– Шулай сез ел да Тукайны зурлыйсыз һәм зурлатасыз, – дип өстәде Данил Салихов һәм Язучылар берлеге коллективы исеменнән бүләк итеп җыр башкарды.
2018 елгы Тукай бүләге ияләре дә сәхнәгә күтәрелде. Ераклардан килгән кунакларның да әйтер сүзләре бар иде.
– Якутиядән алып Тукай исеме белән килдем. Сезнең янда үземне өйдә утырган кебек сизәм. Безне рухи туганлык берләштерә, – диде Наталья Харлампьева, үзе тәрҗемә иткән шагыйрь шигырьләрен якут телендә укып.
Чара Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Кыскалыкта – осталык, диләр. Аз гына вакыт эчендә үзешчәннәр Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны да башкарды, балалар Тукай шигырьләрен дә сөйләде. Җылы, матур чара булды ул. Гадәттәгечә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Очрашу Габдулла Тукай музеенда дәвам итте. Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң бар да музей белән танышырга юнәлде. Биредә Татарстан Республикасы халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновның “Габдулла Тукай дөньясы” дигән күргәзмәсе эшли. Бәйрәм көнне Казаннан Салеевлар гаиләсенең “Габдулла Тукай әкиятләре дөньясында” дип аталган күргәзмәсе ачылды. Искиткеч күргәзмә. Бар да сәйлән белән эшләнгән. Авторлар могҗиза тудырган.
– Урман, Су анасы, Шүрәле, Былтыр, Кәҗә белән Сарык әкиятләрен сүрәтләгән композицияләрне бер ел җыйдым, ә картиналарга өч елга якын вакыт китте, – диде Мөсәвирә ханым. – Бу эш безнең гаиләне туплый, күңелгә җылылык өсти. Хәзер менә Тукай шигырьләре буенча иҗат итә башладым.
Музейдан чыкканда Тукай һәйкәле янында йөгерешчеләр көтеп тора иде. Илшат Нуриев, Разил Вәлиев, Камил Кәримов җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Яшьтәшләре арасында беренче урыннарны Ульяна Кумаева, Илназ Дияров, Илназ Яруллин, Алина Гаранина, Дәниф Сабирҗанов, Ильяс Шиабетдинов, икенче урыннарны Елена Гаранина, Ралис Хантимиров, Максим Исаев, Алсу Нуретдинова, Роман Никитин, Михаил Павлов, өченче урыннарны Андрей Трофимов, Алия Диярова, Илназ Шәрәфиев, Рифнур Садретдинов, Данил Гыйниятов яулады.
Сәгъди карт йортында булып, зиратка кереп аның каберенә чәчәкләр салганнан соң кунаклар Кушлавычка юл алды. Биредә музей, клуб, мәктәп коллективлары Тукай шигырьләрен, әкиятләрен үз эченә алган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте. Балаларның чыгышы өлкәннәргә аеруча ошады. Алар шулай ук бик теләп музей белән таныштылар, Габдулла Тукай һәйкәленә һәм зиратка барып әтисе Мөхәммәтгариф Тукаев каберенә чәчәкләр салдылар.
Гөлсинә Зәкиева