Арча егете Әмингә... 90 гына
Арчада яшәүче яңа гына 90 яше тулган Әмин Камалетдинов аяклы тарих. Арчада туып-үскән. Советлар Союзы Герое Валентин Федорович Ежковны да беләм, ди. “1922 елгы ул, – дип сөйли. – Ә мин 1928 елгы. Бер чорда һәм бер тирәдә үскән кешеләр без. Мин Вахитов урамында, ә аларның өйләре азрак аскарак төшеп, тау башында иде. Ул бик шук иде. Мин үзем дә ут идем. Гомер буе шундый булдым”.
– Әти, бик кычкырып сөйләмә, аннан кан басымың күтәрелә, – дип, йомшак кына кисәтте килене Энҗе Камалетдинова.
Ә Әмин абый җентекләп сөйләргә ярата. Арча АТПсының юбилее уңаеннан бер сөйләшеп утырган идек без аның белән, көндез килеп, кичке сәгать 7дә генә кителде. Чөнки Әмин абыйның сөйләр сүзе күп. “Бик авыр вакытларны да күрергә туры килде, ашарга, киенергә юк”, – дип сугыш елларын да искә төшереп ала. Сугыш башланганда 14 яшь кенә булган яшүсмергә шактый кыенны татырга туры килә. Сөйли башласаң, сүз озакка китәр иде...
– Мин бүген дә машинада йөрим әле, – дип шаккатырды ул безне. – Үзем ашарга пешерәм. Коймак та чыжлатам.
– У-у, мин бик эшчән кешеләргә килен булып килдем, – дип сүзгә кушыла Энҗе ханым. – Болар ял итә беләме икән, дип әйтер идем. Әни Равия дә бик булган, чиста хатын иде. 2004 елда мәрхүм булды. Әти дә бер дә тик тора торган кеше түгел. Аның шкафындагы тәртипне күрсәгез сез, исегез китә. Ишегалдына кадәр юып тора ул. Үзе харап туры сүзле.
– Сугыш елларында колхозда шофер булып эшләдем, – дип сөйли Әмин абый. – 1944 елда хәрби комиссариат хәрби техника йөртергә укытты. Автотранспорт предприятиесендә шофер булып эшләдем, шуннан пенсиягә чыктым.
Ветераныбыз хатыны Равия белән күп итеп терлекләр асравын, барлык белән яшәвен, йорт җиткереп чыгулары, балалар үстерүләре (икәү) турында җанланып сөйләде. Улы Радик кына менә 41 яшендә мәрхүм була.
...Киленнәре – Радикның хатыны почмак яктан “90 яшь” дип язылган бәлеш күтәреп чыкты. Шау-гөр килеп, өстәл янына җыелдылар. Оныгы Илназ Әмин абыйның медальләрен күтәреп чыкты. Аларны карап, Әмин абыйга матур теләкләр әйтеп, мактый-мактый бәлеш ашадык. Әмин абыйны юбилее белән котларга район социаль яклау бүлегенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Альбина Йосыпова килде. Ул юбилярны котлап, Президент Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
Арча егете Әмингә 90 гына, диясе килә. Без Әмин абыйга исәнлек-саулык, тыныч көннәр һәм... машинасында исән-имин йөрүен телибез! Без китәргә ашыктык. Котларга һәм бәлеш ашарга хәзер күрше әбиләре керәчәк.
Румия Саттарова