Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган "Виктория" IX Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр иҗаты бәйге-фестивале

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

28, 29 апрельдә Казанда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган "Виктория" IX Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр иҗаты бәйге-фестивале булып узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.
"Патриотик җыр" номинациясендә "Энҗеләр" вокаль ансамбле (укытучы Гидиятуллина Тайфә Фуат кызы) I дәрәҗә лауреат; 
"Халык җыры" номинациясендә Эмиль Гиззатуллин (укытучы Хабибрахманова Айгөл Ринат кызы) I дәрәҗә дипломант;

"Уен коралында башкару" номинациясендә (баян) Искәндәр Бәдретдинов (җитәкчесе Фәхретдинов Нәзир Рәшит улы) II дәрәҗә лауреат  исемнәренә лаек булдылар.

"Балалар мода театры” номинациясендә "Асылъяр" мода театры (укытучылар Шиһабиева Алинә Рәдиф кызы, Сәгыйтова Миләүшә Рамазан кызы) I дәрәҗә дипломант булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International