“Кадерле истәлек”
бәйгесе нәтиҗәләре
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Арча хәбәрләре” газетасы Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге, ДОСААФ оешмасы белән берлектә мәктәп яшендәге балалар арасында “Кадерле истәлек” бәйгесе оештырды. Бик зур рәхмәт, укучылар безгә бик матур һәм эчтәлекле хатлар юллады.
Берсеннән-берсе укыла торган гыйбрәтле, кызыклы язмалар. Бәйгегә йомгак ясавы да кыенрак булды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.
1нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнәләр: Арча педагогика көллиятендә укучы Динә Нәҗметдинова (“Үзе китте.., гармуны калды!” дигән язмасы өчен), Носы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Нәзилә Сәгыйтова (“Язмыш гаҗәеп нәрсә”), Яңа Кенәр мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Миләүшә Аксакова (“Бер күрергә зар булып”).
II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнәләр: Арчаның 2нче мәктәбе укучысы Рүзәл Шәрипов (“Күпне күргән, күпне кичергән” язмасы өчен), Түбән Мәтәскә мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Инсаф Габдрахманов (“Бабам буденовкасы”), Утар Аты мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ренас Низамов (“Минем горурлык”), Арчаның 5 гимназиясе 7 сыйныф укучылары Зилә Шакирова (“Сания әбиемнең тегү машинасы”), Лиана Гарифуллина (“Солдат флягасы”).
III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә: Мөндеш мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Ильяс Фәләхов (“Әбием чулпылары”).
Котлыйбыз! Алда әле бәйгеләр һәм җиңүләр күп булыр. Уңышлар!
Җиңүчеләр 9 майда Арчаның үзәк мәйданында кич белән булачак “Арча кичләре” бәйрәмендә (башлана 19 сәгатьтә) бүләкләнәчәк. Килми калмагыз!
Румия Надршина,
хатлар бүлеге
мөхәррире