Күңелемә рәхәтлек бирә

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Күңелемә рәхәтлек бирә

Нияз Камаловны Арчада белмәгән кеше юктыр. 33 ел УРСЖны җитәкләде ул. Хәзер Киров өлкәсе Яранск шәһәрендә урнашкан “Контур–Дорстрой” ширкәтендә генераль директор. Ә менә аның буш вакытында ни белән шөгыльләнгәнен күпләр белмидер. Мин дә очраклы рәвештә генә таныштым.

1967 елгы “ГАЗ-69” машинасын буятырга дип күршедәге оста янына килгән иде. Ә беркөн мин аның гаражында булдым. Бу әле баласы гына булган икән, анда 1942 елгы “ГАЗ–67”, “Победа –ГАЗ-20”, “Волга–М-20”, “Волга–ГАЗ-21”, “Москвич–М-401”, “Москвич–М-403”, иң беренче чыккан “ГАЗель” автобусы да бар иде.

– Мин кечкенәдән техника белән кызыксындым. Иң кызыгы шунда – миңа искене яңарту ошый иде. Әле дә хәтеремдә, бала чакта велосипед көпчәге табып алдым. Шуннан Фансат абый белән бергә башка частьларын да табып, велосипед җыйдык, бераздан моторын да юнәтеп (элек моторлы велосипед та бар иде), аны куйдык һәм бер бабайга сатып, йөрми торган беренче чыккан мотоцикл алдык. Төзекләндереп чыктык, “М-105” мотоциклы алдык. Студент чакта студентлар отряды белән мин Себергә, абый Чаллыга эшкә китте. 400әр сум акча алып кайттык. Мин шул акчаны алып Мәскәүгә юл тоттым, шуннан “ЯВА-350” мотоциклы сатып алдым һәм Мәскәүдән шуның белән кайттым. Ә 1973 елда иске “Москвич-412” сатып алып, эшләп чыктым, – диде Нияз Нуруллович.

Ә бу иске машиналарның ул кайсысын сатып алган, тимер-томырга тапшырган җирдән дә акча түләп юнәткән, чүплектән дә алып кайткан. Ясап чыгу өчен тырышлык кына түгел, акча да күп кирәк.

– Мин аларны үзем төзекләндерәм. Фансат абый белән. Остага буярга гына бирәм. Барысын берьюлы эшләп булмый, акча сорый. Тапкан акчам шуңа китә инде, – диде Нияз Камалов. – Әмма хикмәт анда түгел. Эштән соң, буш вакытымда шулар янында мавыгу минем күңелемә рәхәтлек бирә.

– Андый машиналар кыйммәт торадыр...

– 250–300 мең сум тирәсе буладыр. Әмма мин аларны сату өчен түгел, үзем өчен ясыйм. Кайбер кеше чәчәк утырта, башка эш белән шөгыльләнә. Ә минем хобби – иске машиналарны яңарту.

Ике ел рәттән ул шушы машиналар белән Җиңү көнендә парадка чыкты. Быел да техниканы бәйрәмгә әзерли.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International