Курсалар чәчүгә чыкты

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Курсалар чәчүгә чыкты

5 майда район хуҗалыкларындагы сиптергечләрне кабул итү булды. Махсус комиссия аларның һәрберсен эшләтеп, карап баллар куеп барды.

Соңыннан муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев җиңүчеләргә Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Беренче урынны “Игенче” ширкәтеннән Илнар Вәлиуллин яулады. “Ак барс” агрокомплексы”ннан Айрат Хәсәнов – икенче, “Кишет”тән Рәмис Җаббаров – өченче, “Ашытбаш”тан Гомәр Мөхәммәтдинов – дүртенче, “Северный” ширкәтеннән Илдар Минһаҗев бишенче булды.

Район башлыгы шушы чарада катнашкан хуҗалык җитәкчеләрен язгы кыр эшләренә активрак керешергә чакыр-ды. Чөнки вакыт бара, ә башкарасы эшләр бик күп.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән бу көнне “Кишет” хуҗалыгында булдык. Вильдан Хөсәенов, Рамил Җаббаров чылбырлы тракторларда зәп җирләре тырмалыйлар. Ике эздән тырмалау бик авырга туры килгәч тырмаларның бер өлешен өзгәннәр. Хәзер ике тапкыр тырмаларга кирәк булачак. Уҗымнарны тукландыру тәмамланган.

“Ашыт” ширкәтендә 5 агрегат зәп җирләре тырмалый, 2 агрегат ашлама чәчә.

6 майда “Курса МТСы” ширкәтендә районда беренчеләрдән булып язгы чәчүгә керештеләр. Быел да бу эшне тәҗрибәле механизатор Мансур Хуҗиәхмәтов башлап җибәрде. Аңа кадәр Ислам хәзрәт дога укыды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов матур теләкләрен әйттеләр.

7 майга район хуҗалыклары 10 мең гектарга якын уҗым тукландырдылар, 5 мең гектарда зәп тырмаладылар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International