Кызыклы ярышта

2018 елның 18 мае, җомга

Кызыклы ярышта

12 майда “Арча” балалар яшүсмерләр спорт һәм Укучылар сараеның спорт залларында район мәктәпләренең җыелма командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Анда 17 команда, 140тан артык спортчы катнашты.

Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев тәбрикләде.

Кызлар командалары арасында Яңа Кенәр урта мәктәбе воейболчылары (тренер Г. Әхмәтова) үз төркемнәрендә беренче урынны алып финалга чыктылар һәм финалда да җиңү яладылар. Арчаның 1нче урта мәктәбе командасы (тренер Р. Сафин) – икенче, Урта Курса мәктәбе кызлары (тренерлар М. Миңһаҗев һәм А. Насыйбулина) өченче урында.

Яшүсмерләр арасында финалга Яңа Кенәр, Курса–Почмак, Казанбаш һәм Арчаның 2нче мәктәбе командалары чыкты. Киеренке көрәштә Курса–Почмак мәктәбе волейболчылары (тренерлар Х. Хәсәнов, А. Насыйбуллина) җиңү яулады. Арчаның 2нче урта мәктәбе командасы (тренер Р. Сафин) – икенче, Яңа Кенәр спортчылары (тренер Т. Әхмәтов) өченче булды.

Төп гомуми белем мәктәпләре арасында Казанбаш командасы – беренче, Иске Ашыт һәм Шурабаш мәктәпләре – икенче, Кәче мәктәбе өченче урында.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга медальләр һәм грамоталар, командаларга дипломнар тапшырылды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International