Сертификат алдылар
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Әлеге матур бәйрәм көнендә Арча ЗАГСы ана капиталы алучы яшь гаиләләрне кунакка чакырды.
Ташкичү авылыннан Камалиевлар, Арчадан Заһидуллиннар һәм Вәлиуллиннар, Субаш-Атыдан Әхмәтшиннар гаиләләренә сертификат тапшырырга, ана капиталын куллану мөмкинлекләре белән таныштырырга һәм гаиләләрне котларга Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, “Бердәм Россия” партиясенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов һәм “Автоградбанк” икътисадчысы Алсу Әхмәдуллина да килгән иде.
Табигатьнең гүзәл бер көнендә урамда елмаючы кояш нурлары ЗАГС бинасына да үтеп керде: яшьләрнең йөзендә шатлык, сабыйлар авазы, күңелләрдә шатлык...
Гаиләләрнең һәр әгъзасы хөкүмәт тарафыннан шундый игътибар күрсәтелгәнгә рәхмәт укый. Әлегә бу акчаларны нинди максатка кулланылачагын тәгаен генә әйтмәсәләр дә, һәрхәлдә, бу аларның гаиләсе өчен зур бүләк булачак.
Бүгенге көндә һәммәсе тырыш, максатларына ирешүчән. Мәсәлән, Эльмира белән Азат Камалиевлар Ташкичүдә туып-үскән, бүгенге көндә Казанда яшиләр.Азат Казанда полиция участок инспекторы булып эшли, Эльмира шәфкать туташы, әлегә бала белән ялда. Күркәм гаиләдә ике бала: Нурислам белән Сәйдә үсеп килә. Ире тәүлек әйләнәсендә диярлек эштә булуына карамастан, Эльмира балаларны карау, йортны тәртиптә тоту өстенә, тәмле тортлар ясарга да вакыт таба.
Арчада яшәүче Венера һәм Тимур Заһидуллиннар ике ул үстерә. Тимур электрчы булып эшли, Венера декретка чыкканчы сатучы булып эшләгән. Олы уллары Ислам быел мәктәпкә укырга керә. Венераның яраткан шөгыле – матур гөлләр үстерү. Шул гөлләрнең гүзәллеге, матурлыгы гаиләнең бәхетенә дә үз өлешен кертә, өйне тагын да нурлы итә.
Сәрия һәм Ришат Вәлиуллиннар да Арчада яши. Әниләре Гүзәлия ханым белән бергә дус-тату булып гомер итә гаилә. Гаиләдә ике егет: Әсхәт белән Әлфис үсә. “Әниебез безне тәмле ризыклары белән сыйлый, матур гөлләр үстерә. Улларыбызны тәрбияләүдә зур терәк ул безгә”, — ди Сәрия. Сәрия үзе дә, кечкенә балалары булса да, кул эшләре тотарга ярата — тегә, тасмалардан, челтәрдән чәчәкләр, бантлар ясый. Гаилә концерт-театрларга йөрергә ярата.
Гүзәл һәм Рафаэль Әхмәтшиннар Утар Атыдан, хәзер Казанда яшиләр, эшлиләр. Рафаэль эретеп ябыштыручы, Гүзәл декрет ялына киткәнче кибеттә эшләгән. Ике кыз үстерәләр. Олы кызлары Рания балалар бакчасына барырга әзерләнә. Гүзәл дә тәмле ризыклар пешерергә, бәйләргә ярата. Ә ялларны атна саен якыннары янында авылда уздыралар.
Районыбыз күркәм гаиләләр белән ямьле. Һәркемгә гаилә бәхете юлдаш булсын.
Розалия Зиннәтова