Табиблар... волейбол уйный

2018 елның 18 мае, җомга

Табиблар... волейбол уйный

Без табиб, шәфкать туташларын ак халаттан күреп гадәтләнгән. Ә беркөнне алар Арча педагогика көллиятенең спорт залына җыелдылар. Спорт киемнәреннән, үзләре шат. Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Саба районнарыннан да килгән иделәр. Баш табиблар да шунда.

“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында медицина хезмәткәрләре йөгерү, шахмат, бадминтон, волейбол, өстәл теннисы буенча ярыштылар. Спартакиаданың тантаналы өлешендә район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

 Таныш йөзләр... Шахматта табиб-терапевт, районара йөрәк-кан авыруларын дәвалау үзәге мөдире Ринат Хәстиев арчалар данын якларга алынган. Кунак-көндәшләренә юл биреп ул өченче нәтиҗәне күрсәтте. Өстәл теннисында спортчыларга хас төз, озын гәүдәле табиб-терапевт Рафис Кәримовның уйнаганын күпләр сокланып карап торды. Уролог-хирург Фәнис Гайфетдинов инде “котылган”, ул йөгерүдә катнашкан. Ә волейболчы хатын-кызларны без “Арча” спорт комплексында волейбол ярышларында күргәлибез. Роза Шәйхиева, Рәсимә Кәлимуллина, Гөлфия Никитина, Илсөя Батыршина, Амира Понятова, Зилә Шакирҗанова, Айгөл Фазылова, Гөлсем Шакирова.

– Бу юлы командада яңалар да бар, – дип сөйләде капитан Роза Шәйхиева. Ә без инде Роза ханымның Казанда туып-үскәнен, 4 сыйныфтан волейбол секциясенә йөргәнен, Казан медицина институтында укыганда да ярышларда катнашканын, гомер буе волейбол уйнаганын һәм күп җиңүләргә ирешкәнен беләбез. Афәрин! Рәсимә Кәлимуллина да кече яшьтән волейбол уйный. “Атак-лы волейболчы Валерий Иванович бездән чын волейболчы ясады”, – дип горурлана ул үзенең укытучысы белән. Аларның үз-үзләрен тотыш- лары ук нәкъ волейболчыларча нык, ышанычлы. Кайбер командалар арчаларга өркеп карады. Һәм өметне акладылар: кунакларга азрак юл калдырып, 2нче урынны алдылар. Ир-атларның волейбол уйнаганын карый алмауларына эчләре пошып: “Безнең ир-атлар командасы көчле, алар уены бик кызыклы бара,” – дип үкенеч белдерделәр. Ә ир-атлар “Арча” спорт комплексында волейбол уйный иде. Арча педагогика көллияте белән “Арча” спорт комплексы, Укучылар сарае (анда бадминтон ярышы булды) арасында махсус машина йөреп торды. Киттек утырып “Арча” спорт комплексына!

Чыннан да, биредә чын көрәш бара иде. Иң кызыгы шунда: Арча үзәк хастаханәсе ир-атлар волейболчылар командасы табиблардан гына тора диярлек. Алар: терапевт Марсель Мөхәммәтшин, онколог Илшат Ибәтуллин, травматолог Рамил Фазуллин, анестезиолог-реаниматолог Назим Фәттахов, табиб-рентгенолог Зөфәр Фатыйхов, невролог Азат Вафин, теш технигы Виталий Абызов. Бер-берсен аңлап уйныйлар. Уен барышын күзәтүче җанатарлар: “Арчалар җиңәчәк!” – дигән бәяне бирде. Һәм ялгышмадылар! Чыннан да, Арча үзәк хастаханәсе ир-атлар волейболчылар командасы барысын да уздырды!

Яңадан Арча педагогика көллияте спорт залына кайттык. Аркан тартышканны күрсәгез иде! Үзе бер театр! Монда бар да онытыла. Хирургмы син, шәфкать туташымы... Травматолог Айрат Закиров та командада. Әй тартыштылар да соң! Җанатарларны күрсәгез иде, үзләре кушылып тартышыр- дай булып көч-куәт биреп тордылар. Безнең хатын-кызлар командасы 3нче урынны, ир-атлар 4нче урынны алды. Әнә, шулай көлешеп, шаярып, үзара аралашып үтте ул көн. Кунаклар урыннар алып, Арчаны ошатып, күтәренке күңел белән кайтып киттеләр.

 Румия САТТАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International