Арчага зур футбол кыры кирәк
Футбол тренеры Ринат Насыйбуллин үпкәсен белдерми калмады:
– Күпме футбол ярышлары булды, чакырабыз, килмисез... Ә көрәшне, волейболны язасыз... Җиңүләребез дә аз түгел.
Килешәм. Бу юлы без футболны язарга килдек.
Көндезге сәгать 2. Арча стадионында 5нче, 6нчы сыйныфта укучы малайларның футбол секциясе башланып китте. Малайлар тәннәрен язганнан соң, футбол уйнарга керештеләр. Ринат үзе дә спорт киемнәрен киеп, малайларга кушылды.
– Аларга тагы кем үрнәк күрсәтә, – диде ул.
Уен кызганнан–кыза барды. Бер як капкада торган Рәмис сабырсызланып иптәшләренә кычкыра: Әнис, Марсель...
Тирләп-пешеп уйнаганнан соң ял итәргә туктагач, хәлләрен сорашам.
– Мин Мөндештән килдем, – ди Әнис.
– Мин аны ярышта күреп алдым, – диде тренеры Ринат Насыйбуллин. – Һәм секциягә чакырдым.
Азамат, Ильяс, Әнвәр, Марсель, Әнис, Рәмис... ничек футболга килүләре турында сөйләделәр. Кайсын иптәшләре дәшкән, кайсы үзе теләп килгән. Берсен-берсе бүлә-бүлә алар Арча командаларының мини футбол буенча уңышлары турында да (зона ярышларында 1, 2нче урыннар) сөйләделәр. Хәтта алардан өркеп тә торалар икән. Хыяллары да бар. “Рубин” клубы яшь футболчыларны Казанга дәшеп, сынап та карый икән. Өметлеләрне үзенә дәшә. Тренер республиканың абруйлы футбол командаларында уйнаган футболчыларны санады.
– Арчадан спорт мастерлыгына кандидат Камил Рәхимҗанов, Искәндәр Закиров, Азат Әхмәтҗанов, Әмир Хисмәтуллин...
Авыллардагы футбол командалары белән дә кызыксындык һәм шундый җавап ишеттек:
– Яңа Кенәр мәктәбендә физкультура укытучысы Рәмис Хәйруллин футбол белән шөгыльләнә башлады. Авылларда футбол командалары юк.
Футболчы малайлар белән көчле көндәшләре турында да сөйләштек.
– Мамадыш, Саба, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама.., – дип санап китте алар. – Аларда шартлар яхшы, тигез, зур футбол кыры бар. Ә безнең районда ул юк. Арча стадионына хәзер сабантуена мәйдан уртасына сәхнә куячаклар. Без “шакмак” эченә күчәргә мәҗбүрбез.
– Ә уңышка зур футбол кырында уйнап кына ирешеп була, – дип сүзгә кушылды тренерлары.
“Арча” спорт комплексында футболчыларны Ринат Насыйбуллин, Ирек Мифтахов, Айрат Яхин әзерли. Айрат Яхин да футболчы малайлары белән стадионда иде. Тренерлар район футбол федерациясе рәисе Руслан Хәмитов (“Газстройгарант” ширкәте җитәкчесе) ярдәме турында да (туплар һ.б.) сөйләделәр.
...Көн кояшлы, матур. Кошлар сайрый. Малайлар кызып-кызып футбол уйный. Без футбол темасына сөйләшүне дәвам итәчәкбез.
Румия Надршина