Ветеран судьялар Арчада

2018 елның 18 мае, җомга

Ветеран судьялар Арчада

Арчага әледән–әле кунаклар килеп тора. Бердән ул мәркәзебез Казанга якын, икенчедән, безнең Тукаебыз, күренекле язучыларыбыз, бай музейларыбыз бар. Әле менә яңа гына республиканың ветеран судьялары Арчага килеп китте. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Кунакларны район суды рәисе Наил Сөнгатуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

Ветераннар туп-туры Яңа Кырлайга бардылар. Биредә аларны ипи-тоз, якты йөз белән, гармуннар уйнап каршы алдылар. Г.Тукай музей–комплексы җитәкчесе Дамир Абдуллин кунакларны музейга дәште. Башта Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннан музейга үттеләр. Ә биредә бөек шагыйребез турында сөйләрлек нәрсәләр күп иде. Музей хезмәткәре Нурия Йосыфҗанова рус, татар телендә, шигырьләр белән кызыклы һәм гыйбрәтле итеп сөйләде. Кунаклар игътибар белән, сораулар бирә-бирә, шагыйрьнең ачы язмышына күңелләре әрнеп тыңладылар. Ветераннар Сәгъди абзыйның йорт утарында да булдылар. Соңыннан чәй өстәле артында сөйләшеп утырдылар. Кунаклар Арча районы, бөек шагыйребез Г.Тукай турында бай мәгълүматлар туплап, Арча җирен бик ошатып киттеләр.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International