Яраннар чәчәккә төренгән

2018 елның 18 мае, җомга

Яраннар чәчәккә төренгән

Әнисе 39 яшендә вафат була Рәшидә апаның. Биш бала (соңрак берсе үлә) ятим кала. Нәни Рәшидәгә нибары яшь ярым була.

– Үги әни бик кырыс иде. Үзе бәби тапмады, безне дә яратмады. Кечкенәдән авыр эшләр башкарып үстем. Әтинең дә безнең яклы булып, бала гына бит әле ул, дип яклаганын хәтерләмим. “Эшлә, эшләп кешенең үлгәне юк әле”, – дия иде. Эшләдем шул. Унике яшьтән урак урдым, чаптым, урман кистем, утын чыгардым. Шалашларда яшәп эшләдек. Олылар белән йөрдем. Лобогрейка белән иген урырга чыгар идем. “Беләкләрең шешкән, диләр табиблар. Күпме көч килгән аларга. Таза, әрсез булсам да, бала гына идем бит әле”, – диде ул беләкләренә күрсәтеп.

Рәшидә Габдрахманова Кече Төрнәле авылында 1928 елның 9 маенда туа. Кызганыч, балачагы, яшьлек еллары аның күңелендә әнә шулай матур тәэсирләр белән уелып калмаган. Сугыш чоры авырлыклары да читләтеп үтмәгән.

23 яшендә ул сугыштан кайткан авылдашы Мәхмүт Габдрахмановка кияүгә чыга. Очрашып йөреп кавышалар. Артыннан дүрт ел йөртте, дип шаярта торган була ире. (Мәхмүт абый 9 ел элек, 83 яшендә вафат булган). Уллары Васыйл туа. Хәзерге вакытта Рәшидә апа аның белән яши.

– Улыбыз бик тәртипле булды. Гомер буе шофер булып эшләде. Өйләнде. Киленем Нәсимә Актаныштан. 36 ел бергә торабыз. Бик тату яшибез, – диде ул.

– Мин үзем дә үги ана белән үстем. Кайнанам үз әнием кебек. Икебез бергә киңәшләшеп, чөкердәшеп гомер итәбез. Кайнатам комбайнчы иде, 73 яшькә кадәр эшләде. Терлекләр күп асрадык. Гомер буе ике сыер булды. Тормышыбыз зарланырлык түгел, – дип кушылды Нәсимә.

Нәсимә үзе кибеттә сатучы булган. Хәзер лаеклы ялда. Васыйл белән ике ул үстергәннәр. Айдарның үз эше. Айрат – табиб.

– Менә шушы балаларның уңышлары өчен сөенеп яшим, – ди тыл ветераны. – Авылда миннән дә өлкән кеше калмады инде. Колаклар ишетә, күзләр, операциядән соң булса да, күрә, өй тирәсендә йөрим, кадерем зур, тормыш яхшы. Бик рәхәт әле.

Гөлләр ярата икән Рәшидә апа. Тәрәзә төпләрендә яраннар, идәндә зур чүлмәкләрдә очлары түшәмгә җиткән гөлләр утыра. Үзләрен яратканны алар да аңлый, гөрләп үсәләр. Яраннар әнә хуҗаларының юбилее уңаеннан шау чәчәккә төренгән. Бу көнне халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов та аны 90 яшьлеге белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International