Район данын арттыручылар
Быел 30 мартта Арчада кул көрәше буенча республика чемпионаты узган иде. Безнең спортчылар анда беренчелекне яулады.
– Сезнең уңышыгыз район өчен зур дәрәҗә, – диде район башлыгы Илшат Нуриев 12 майда чемпионнар белән очрашу вакытында. – Барыгызга да зур рәхмәт! Бүген спортның әлеге төрен тагын да үстерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сезнең фикерләрне ишетергә телибез.
Спортчылар әйтүенчә, кул көрәше буенча Балтач, Теләче, Кукмара районнарын үрнәк итеп алырга була. Бездә спорт мәктәбендә аерым бүлек булдырырга кирәк. Балалар, яшүсмерләрне күбрәк тартырга.
Район башлыгы спортчыларның эшлекле тәкъдимнәрен хуплады. Кул көрәше буенча аерым тренер булдырылачак. Кварталга бер тапкыр ярышлар оештыру күздә тотыла.
Илшат Габделфәртович район данын яклап зур уңышка ирешкән спортчыларга бүләкләр тапшырды.
Безнең команда составында Фәнис Мөхәммәтшин (Чиканас), Фәрит Мөбарәков (Иске Му), Илшат Минҗанов (Күпербаш), Марат Мөхәммәтшин (Арча), Рөстәм Байназаров (Курса–Почмак), Рамилә Әхмәтҗанова (Югары Бирәзә), Алиянур Хөрмәтова (Курса–Почмак), Гөлназ Нәбиуллина (Арча), Гөлнара Гыйниятуллина (Айван), Раилә Шәрипова (Кызыл Игенче) бар.
Ильяс Фәттахов