“Казанка”да чәчүне төгәлләделәр
17 майга район хуҗалыкларында 27601 гектарда (43 процент) сабан культуралары чәчелде. “Казанка” хуҗалыгы чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләде.
“Курса МТСы”, “Яңарыш”, Сафиуллин, “Кызыл Яр”, “Северный” хуҗалыкларында барлык мәйданнарның 71–50 проценты чәчелде.
Быел язгы кыр эшләре узган елга караганда соңрак башланды, аерма 10–12 көн. Бу, билгеле, табигать шартларына бәйле. Хуҗалыкларда булганда һәркемнең менә шушы аерманы мөмкин кадәр киметергә омтылып эшләвен күрәсең.
16 майда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән күп хуҗалыклар басулары аша үттек. Тәлгать Таһир улы “Ак барс” агрокомплексы” тракторчысы Альберт Абзаловка, “Курса МТСы” ширкәте тракторчысы Мансур Хуҗиәхмәтовка, “Ватан” ширкәте тракторчысы Таһир Сабировка, “Северный” ширкәте тракторчысы Валентин Петровка, “Ташкичү” ширкәте тракторчысы Айнур Мостафинга, “Аю” ширкәте тракторчысы Вәдүт Мәрдәновка Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Бу көнне район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин да күңелле миссия белән чыгып киттеләр. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Раил Фәйзрахманов, “Закирҗанов Р.М.” хуҗалыгыннан Ринат Хисмәтуллин, “Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыфҗанов, “Курса МТСы” ширкәтеннән Ленар Хөснетдинов, “Ашытбаш” ширкәтеннән Рафил Камалов, “Казанка ширкәтеннән Илһам Әгъзәмов, “Ватан” ширкәтеннән Раил Лотфуллин яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр алдылар. Яшьләр дә остазларыннан калышмый!
Игенче хезмәте җиңел түгел. Агрегатлар тузан болыты эчендә, кем белән генә сөйләшсәң дә: “Эх, бер әйбәт яңгыр яуса иде!” – дип тели. Чәчкән басуларны, дым күбрәк саклансын дип, кат–кат катоклыйлар. Сыйфатлы, әйбәт итеп эшлиләр.
Эшләгән кешенең кадерен беләләр. “Ташкичү” ширкәтендә һәр көн иртән кемнең күпме эшләгәне, күпме акча язылганы, күпме ягулык тотканы белән таныштырып чыгалар. Һәр хуҗалыкта кызыксындыру чаралары кулланыла, премия языла һ.б.
Ильяс Фәттахов