Исем үзгәрүдән җисеме үзгәрмәде

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Исем үзгәрүдән җисеме үзгәрмәде

25 майда (5 июньдә) Россия полициясе 300 еллыгын билгеләп үтә. “Полиция” сүзе Петр Беренче тарафыннан 1718 елда кертелгән.

Шул вакытта җәмәгатьчелек тәртибе күзәтчелеге буенча махсус хезмәт булдырылган. Унтер–офицерлар урамда тынычлык саклаган. Алар урамда сүгенү, кычкырышу, гармунда уйнау, җырлауларны тыйган, исерекләрне полиция участогына айнырга илтеп тапшырган, үзләрен начар хис итүчеләргә булышкан.

Беренче Эчке эшләр министрлыгы полиция белән генә түгел, матбугат, почта, телеграф, хәрби бурычны үтәү, статистика, дини эшләр һәм башкалар белән дә шөгыльләнгән. Система буларак ул Екатерина вакытында формалашкан.

... Бөек Октябрь революциясеннән соң ул мили- циягә, 2011 елда яңадан полициягә әверелә.

– Нинди дәүләт булмасын, һәрберсенә хокук саклау органнары кирәк. Чөнки җинаять – урлау, талау, кеше үтерү һәм башкалар – барысында да булган. Жинаятьчелек – социаль күренеш. Ул җәмгыятьнең нинди булуыннан чыгып характерлана, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев. – Алтмышынчы елларда, мәсәлән, кибет басканнар, азык–төлек урлаганнар. Хәзер мәгълүмати технологияләр белән эш итәләр, телефон аша шалтыратып, кешене алдап, банк картасыннан акча урлыйлар. Кайбер җинаятьләр бүген бар, иртәгә юк була. 1961 елга кадәр Җинаять кодексында спекуляция бар иде. Ул бетерелде. Аннан хәзер террорчылар, экстремистлар барлыкка килде. Элек андый җинаятьләр теркәлмәгән, аның каравы шул вакыттагы дәүләткә каршы чыгучылар булган.

– Полиция, милиция, аннан тагын полиция. Исемнәрен алыштырудан нәрсә дә булса үзгәрдеме?

– Дөреслектә милиционер – коралланган кеше дигәнне аңлата. Ул казармада торырга тиеш. Полицейский өйдә яшәп эшли дигәнне күз алдында тота. Ә аларның эше шул ук – җинаятьне ачу, кеше куркынычсызлыгын саклау. Исем үзгәртүдән генә җисеме үзгәрмәде, – диде бүлек җитәкчесе. – Бүген дә без халык тынычлыгы сагында торабыз, җинаятьчелеккә каршы эш алып барабыз. Безнең бүлеккә генә тәүлеккә 20–30 хәбәр керә. Берсен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз, вакытында чарасын күрәбез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International