Профсоюзлар җан-фәрманга тырышты
Уку елы дәверендә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары спортның 10 төре буенча ярыша һәм җиңүчеләр билгеле була. Бу юлы ахыргысында – 100 м, 400 м, 800 м.га йөгерделәр, эстафетада катнаштылар.
Арча стадионына төшкәндә баскычтан инде бер төркем укытучылар менеп килә иде. Арчаның 4нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Мифтахова:
– Инде без йөгереп, эшне бетереп менеп киләбез. Эх, кадрга эләкмибез инде, – дип, уены-чыны белән “үкенечен” белдерде. Гөлчәчәк ханым, афәрин, спорт ярышларыннан бер дә калмый.
Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов бөтенесен кузгата: мәктәп директорлары, бакча мөдирләре дә читтә калмый: йөгерә, йөзә, чаңгыда узыша... Коллектив, команда өчен көрәш бу. Монда син җитәкчеме, укытучы, әллә пешекчеме – әһәмиятле түгел, син коллективныкы, башлангыч профсоюз оешмасы әгъзасы. Шуның өчен янасың, көясең. Түбән Мәтәскә мәктәбе директоры Зөлфәт Дәүләтбаев һәр спорт ярышында диярлек катнаша. Бу юлы да ул йөгерүчеләр арасында иде. Арчаның 9нчы балалар бакчасы мөдире Эльвира Мостафинаның 400 метрга старттан беренче булып алга ыргылуын һәм эре ныклы адымнар белән йөгерүен шулай ук сокланып карап тордык. Спортчы ул бервакытта да спортчы рухын югалтмый торгандыр. Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Гөлнара Гыйниятованы да спорт ярышларында гел күрәбез. Йөзә, йөгерә, чаңгыда узыша, кул көрәшендә дә катнаша. Әле кайчан гына республика күләмендәге кул ярышында 3нче урынны алды. Афәрин, Гөлнара!
Арчаның 7нче мәктәбе физкультура укытучысы Булат Гәрәев белән “Арча” спорт комплексы методис- ты Фәгыйлә Борһанова йөгерүчеләрне старттан җибәреп һәм финишта каршы алып тордылар. Булат Гәрәев хезмәттәшләрен яхшы белә. Шаяртып, көлдереп алырга да өлгерә. Ярышлар шаян сүздән башка була алмый. Наласа мәктәбе укытучысы Газинур Лотфуллинның финиш бирүен: “О-о, йөгереп тә карый!” – дип шаккатып карадык. Хикмәт аның Арча педагогика көллиятендә укуында һәм Бари Бакировта шөгыльләнгән булуында икән! Бер читтә Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин йөгерергә әзерләнә. Кроссовкаларын киеп куйган, шортылардан. Ә үзе көчле йөгерүчеләрне–көндәшләрен күзәтә. “3нче мәктәп укытучысы Рифат Мөхәммәтсафин бик шәп чаба. Аңа җитеп булмас!”– ди. Аның фаразы чынга ашты. 40 яшьтән узган ир-атлар арасындагы ярышта (400 метр) 1нче булып Рифат Мөхәммәтсафин финиш бирде, аның артыннан ук Хәйдәр Зәйнуллин, 3нче булып Курса–Почмак мәктәбе укытучысы Хәлил Хәсәнов килде. Шәп йөгерәләр, афәрин!
– Менә карагыз, хәзер ике велосипед финиш бирә, – дип игътибарны йөгерүчеләргә юнәлттеләр. Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Рәмис Хәйруллин белән Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Фидәрис Зиннәтуллин җан-фәрманга чабып килә иде. 40 яшькә кадәрлеләр арасында Рәмис – 1нче, Фидәрис 2нче килде. Яңа Кишет мәктәбе укытучысы Рәдис Сәйфетдинов (1нче), Иске Чүриле мәктәбе җитәкчесе Тимур Сәгъдиев та (2нче) шәп чаба. 100 м йөгерүдә аларда иң яхшы нәтиҗәләр иде. Арчаның 9нчы балалар бакчасында оста йөгерүче хатын-кызлар гына эшли диярсең. Эстафетада да 1нче урынны алды алар. Исемлекне тагын да дәвам итәргә була.
Командалар арасында Арчаның 7нче мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы – 1нче, Арчаның 6нчы мәктәбе – 2нче, Апаз мәктәбе 3нче урынны алды. Соңыннан җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Шулай итеп, башлангыч профсоз оешмалары 2017–2018 уку елында 10 төр спорт ярышында катнашты. Соңгы нәтиҗәләр дә билгеле: 1нче урында – Түбән Мәтәскә мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы, 2нче урында – Арчаның 2нче мәктәбе, 3нче урында Апаз мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Нуриев:
– Җиңүчеләр бүләккә нинди спорт җиһазы тели – шуны алачаклар, – диде.
Румия Надршина