Министр Арчада
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов 18 майда Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов каршы алды һәм озатып йөрде.
Марат Әхмәтов башта вертолетта басуларны карап чыкты, аннан соң хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
– Һәркайда эш бара, – диде ул, күргәннәрдән канәгать калуын белдереп. – Дымны сакларга, чәчкәннән соң катоклау үткәрү – мәҗбүри! Бу дымны саклый, орлык- ларның тишелешен тизләтә.
Министр хуҗалык җитәкчеләре белән дә сөйләште, нинди проблемалар барлыгын сорады.
– Сөткә бәяләр төшү хәлне катлауландырды, – диде ул. – Көзгә бәяләр нормальләшер, дигән өмет бар. Бюджеттан ярдәм булачак. Шәхси хуҗалыкларга елның икенче яртысында да субсидия бирү мәсьәләсе карала. Сыерларның баш санын киметүгә юл куймаска кирәк.
22 майга район хуҗалыкларында 49887 гектарда (78 процент) сабан культуралары чәчелде. “Казанка”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә чәчү тәмамланды.
“Яңарыш” (97 процент), “Кызыл Яр” (93) хуҗалык- ларында чәчү тәмамлану алдында.
Лотфуллин (44 процент), Закирҗанов хуҗалыкларында эш күп әле.
“Кырлай” ширкәтендә 600 гектарда (60 процент) бәрәңге утыртылды. “Яңарыш” ширкәтендә – 900, “Игенче” ширкәтендә 600 гектарда чәчүлекләр корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртелде.
“Яңарыш” ширкәте тракторчысы Фәнил Зыятдинов “Нью–Холланд” тракторы белән 1142 гектарда чәчү чәчте, 177 гектарда туфрак эшкәртте. “Курса МТСы” ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтов “К–744” тракторы белән 1054 гектарда чәчү чәчте. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте тракторчысы Зәкәрия Динмөхәммәтов “ДТ–75” тракторы белән 640 гектарда чәчү чәчте, 477 гектарда зәп җирләре тырмалады, 113 гектарда тукландыру үткәрде.
18 майда район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов язгы кыр эшләрендә әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында “Кишет хуҗалыгыннан Зөлфәт Галиуллин, “Ашытбаш”тан Наил Нуриев, “Северный” ширкәтеннән Рашат Мәхмүтов, “Ватан”нан Ришат Гафуров, “Яңарыш” ширкәтеннән Рәис Мөхәммәтҗанов, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Зәкәрия Динмөхәммәтов, “Казанка”дан Ингел Шәрипов бар.
Ильяс Фәттахов