Ул хыял белән яши
Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Мәдинә Галәветдинова “Балаларга елмаю өләш!” фестиваленең “Һәркем тигез” дип исемләнгән вокал конкурсында катнашып лауреат булып кайтты.
Конкурс мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле, күп балалы, ятим, гаиләләргә тәрбиягә алынган һәм тормышта авыр хәлләргә калган балалар арасында уздырылса да, анда катнашу һәр теләүчегә дә тәтеми, бары сайлап алудан узсаң гына.
Кызының җырларын конкурска әнисе Гөлшат ханым тәкъдим иткән. Ул Арчаның 3нче мәктәп-балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. “Интернетта шундый фестиваль-конкурс булачагы турындагы язма күрдем дә, Мәдинәнең җырларын җибәреп карарга булдым. Озак та үтми безгә чакыру килде”, – дип сөйли ул.
Гөлшат һәм Алмаз Галәветдиновлар өч бала үстерә. Олысы Ралинә дә сәнгать мәктәбен тәмамлаган, үзвакытында “Энҗеләр” вокаль ансамблендә җырлаган. Хәзер аның урынын ансамбльдә Мәдинә алган. Гомумән, Мәдинә әлеге мәктәпнең актив укучысы. Вокаль бүлегеннән тыш фортепианога да укый. Биредә укый башлавына 7 ел икән, Гөлнара Сабирова классында җыр, сәхнә серләрен өйрәнә. Ә сәнгать, иҗат дөньясына ул гаиләләре белән Казанда яшәгәндә 6 яшендә аяк баса. “Бик тырыш, сәләтле бала, үз өстендә күп эшли, – дип мактый укучысын Гөлнара Барый кызы, — мәктәптә, җырлаудан кала, нәфис сүз остасы да ул. Төрле конкурсларда катнашып уңышлар белән кайта, ел саен “Йолдызлык” фестивалендә сәләтен күрсәтә”.
Ә “Балаларга елмаю бүләк ит!” фестиваленнән кайткач, Мәдинә тормышка башка күзлектән карый башлаган. “Сәламәт булмаган балалар да талантларын күрсәтә белә”, – ди ул мөмкинлекләре чикләнгән балалар турында.
Фестивальдә “Хыял” җырын башкарган Мәдинә Самара, Ульян, Казан һ.б. төбәкләрдән, Татарстанның кайбер район-шәһәрләреннән килгән балалар арасында үзенә яңа танышлар, дуслар да табып, киләчәктә яңа конкурсларда катнашу өчен рухи көч тә алып кайткан.
Ә үзенең киләчәген кыз театр артисты итеп күрә. Театр училищесын тәмамлап, театр артисты булып эшләргә тели ул. Күңелендәге уй-хыялларын, идеяләрен башкалар белән дә уртаклашасы килә. Театр сәхнәсенә мәхәббәт берничә ел элек Укучылар сараена театр түгәрәгенә йөри башлагач уянган. Түгәрәкнең сәхнә күренешләрендә дә кыз еш күренә.
Арчаның 1нче мәктәбендә узган чараларда Мәдинә төп катнашучыларның берсе. Ул сөйләгән шигырьләр мәктәптәге чараларга ямь өсти. Тырышлык, җавап- лылык хисе Мәдинә өчен төп шарт булып тора. Чөнки аның Данияр энесенә өлге булып, әти-әнисенә генә түгел, туганнарына да үрнәк булып яшисе бар.
Розалия Зиннәтова