Өйрәнүләре үзләре өчен

2018 елның 25 мае, җомга

Өйрәнүләре үзләре өчен

Район мәктәпләреннән 10 сыйныф укучылары, Арча педагогика, агросәнәгать көллиятләре студентлары – булачак солдатлар – Зур Бирәзә авылы янындагы чыршылыкта биш көнлек хәрби–кыр җыенында булдылар. Урыны матур,  иркен, иң мөһиме, төрле дәресләр үткәрү өчен уңайлы. Егетләр бәхетенә көннәре дә җылы торды. Дөрес, якшәмбе көн генә яңгыр явып, суытып алды. Тик хәрби–кыр җыенын ачу тантанасында катнашкан ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев әйтүенчә, хисләрне көчәйтеп, киеренкеләндереп җибәрү өчен анысы да кирәк. Егетләр беренче көнне әзерлек эшләре белән мәшгуль булды. Шалашлар куйдылар, яңгыр сулары үтеп кермәсен өчен аларның тирә–ягына канаулар казыдылар, учак ягарга урыннар әзерләделәр һәм башкалар. Ә җитәкчеләр хәрби–кыр уеннарында алардан да алда әзерләнеп куйган. Шушы урынны талпаннарга каршы эшкәртеп чыкканнар, тук- лану мәсьәләсен дә хәл иткәннәр. Башка елларны егетләр учак ягып ашарга үзләре әзерләсә, быел махсус кыр ашханәсе ясап, өч тапкыр туклану белән тәэмин иткәннәр.

– Санитария–эпидемиология таләпләре буенча эшләргә, шартлар тудырырга тырыштык, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Ашатуны Локманов шәхси предприятиесе оештырды. Өч тапкыр ашаталар. Беренче, икенче аш, камыр ризык- лары, чәй – тамак туярлык, егетләр зарланмады. Үзләре алып килгән тиз бозыла торган ризыкларны куллану рөхсәт ителмәде. Шулай да самовар кайнатып чәй дә эчтеләр, учак та кабыздылар. Кичләрен күңел ачу программасы (Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады), спорт ярышлары оештырылды. Башка еллардагы кебек быел да җыен зур оешканлык белән үтте.

–Бу җыеннарның файдасы бармы?

–Ул егетләрнең үзләре өчен кирәк. Хәрби–пат- риотик тәрбия бу. Хәрби яктан әзерләнәләр, армия хезмәтенең нигезләрен үзләштерәләр, – диде Рамил Гарифҗанов. – Арча һәм Әтнә районнарыннан армия сафларына киткәннәр әйбәт хезмәт итә. Хәрби частьлар командирлары фикере бу. Егетләрнең үзләренә дә армиягә баргач җайлы булачак.  Белеп эш иткәч, үзләренә карата хөрмәт тә тоячаклар.

Хәрби–кыр җыенын ачу тантанасында Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Ибраһимов, “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, хәрби ветераннар оешмасы җитәкчесе Юрий Козлов, аның урынбасары Булат Нуриәхмәтов катнашты.  

– Бу көннәр сезнең өчен бик тыгыз булачак. Биш көн эчендә стройда да йөрергә, атарга, окоплар казырга, граната ыргытырга, кул сугышына, противогаз кияргә дә өйрәнәчәксез, физик хәзерлек тә үткәреләчәк, уставны да беләчәксез. Моннан тыш, терроризм, экстремизм, янгын куркынычсызлыгы буенча да дәресләр үткәреләчәк һәм башкалар. Сездән бары дисциплина һәм игътибар таләп ителә, – диде Алмаз Борһанов һәм егетләргә киңәшләрен җиткерде.

– Алда сезне армия хезмәте көтә. Бу биш көн хәрби хезмәткә хәзерлек булачак. Онытмагыз, өйрәнгәндә авыр булса, хезмәт иткәндә җиңелгә килер, – диде Алмаз Ибраһимов.

Сергей Баһаветдинов үзенең хезмәт итү тәҗрибәсеннән чыгып файдалы киңәшләрен әйтте, Рөстәм Алеев кызыклы мәгълүмат җиткерде.

– “КамАЗ”, “ВАЗ” машиналары йөртүчеләр әзерлибез. Хәрби машиналарда йөриячәксез. Хәрби комиссариат юлламасы белән килгән очракта “С” категориясенә (йөк автомобиле) уку бушка, “В” категориясенә (җиңел машина) ярты бәядән. Мондый мөмкинлектән файдаланып ка-

лырга тырышыгыз, – диде ул.

Соңыннан шалашлары янына таралып, әзерлек эшләрен дәвам иткән егетләр белән сөйләшеп алдым. Яңа Кырлай мәктәбеннән Фанияр Камалиев белән Искәндәр Павлов чокыр казып, учак ягарга әзерләнәләр иде. Исәп-ләре – уха пешерү. “Армиядә хезмәт итәргә телисезме соң?” – дигән сорауга икесе бертавыштан “әйе” дип җавап бирделәр. “Минем танкист буласым килә. Шундый көчле техниканы яратам”, – диде Фанияр.

Апаз мәктәбеннән Рәмзил Корбанов, Минтимер Шәрипов, Шамил Отаназаров башта югары белем алабыз, аннан армиягә барабыз, диделәр. Шамилнең исәбе IT-белгече булу, ә Рәмзил физкультура укытучысы, тренер һөнәрен үзләштерергә хыяллана. Футбол, хоккей ярата, авылның футбол командасы өчен уйный икән. Мондый егетләр ар- миягә бик кирәк.

Чараны ачу тантанасында стройга тезелгән егетләр кечкенә, чандыр күренгәннәр иде. Бер көннән соң төшкәч, үзләрен танымадым. Үсеп, төзләнеп киткән кебек күренделәр. Стройда йөриләр, командаларны төгәл үтиләр, солдатларча төгәл, җиренә җиткереп җавап бирәләр. Алдагы көнне явып киткән яңгырга да исләре китмәгән, канәгать булулары йөзләренә чыккан. Бер урында шуы- шырга, мылтыктан атарга өйрәнәләр, икенче почмакта вакытка противогаз кияләр, кул сугышы кагыйдәләре буенча да күнекмәләр алалар, өстәл артына утырып устав та кабатлыйлар. Чын армия тормышы кебек.

Бу көнне егетләр белән район башлыгы Илшат Нуриев та очрашты, хәлләрен белде, нәрсә үзләштерүләре белән кызыксынды, сораулар бирде, төгәл җаваплар да алды.

– Бу күнекмәләр сезгә армиядә хезмәт иткәндә кирәк булачак. Өйрәнүегез үзегез өчен, – диде ул яшь солдатларга уңышлар теләп.

Ә хәрби–кыр уеннары автоматтан ату белән тәмамланды. Һәр егеткә уникешәр патрон бирелде. Яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәренә дипломнар, грамоталар тапшырылды.

Биш көн шулай сизелмичә үтеп тә китте. Бу җыен егетләр өчен өйрәнүләр дә, бераз ял да булды. Тагын шунысы, алар үзләренә бик күп дуслар таптылар. Һәм бик күп нәрсәгә өйрәнделәр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International