Күпфункцияле үзәктә теркәлергә була

2018 елның 25 мае, җомга

Күпфункцияле үзәктә теркәлергә була

Паспорт өстәленә чират кимегән. Моның сәбәбе, беренчедән, электрон чират барлыкка килү булса, икенчедән кайбер эшләрнең күпфункцияле үзәктә башкарылуы.

Хәзер беренче тапкыр паспорт алганда гына түгел, 20, 45 яшьтә алыштырганда да документларны күпфункцияле үзәккә тапшырып, шуннан барып алырга да була. Интернетта Дәүләт хезмәте порталы аша гаризалар юллауның да файдасы зур. Паспорт өстәле хезмәткәрләре өчен генә түгел, халыкның үзе өчен дә. Чөнки Дәүләт хезмәте порталы аша эш иткәндә сизелерлек ташламалар да ясала.

– Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре документларны җыеп безгә китерәләр, без үз чиратыбызда, тутырып кире биреп җибәрәбез, – диде  Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Арча районындагы  бүлекчәсе белгече Гөлира Галләмова. – Хәзер теркәлү (пропис- кага керү) буенча да документларны шунда калдыра башладылар. Ерак һәм якын чит илләрдән кунакка кайтканда, эшкә килгәндә яки башка очракларда да күпфункцияле үзәккә барып теркәлергә мөмкин.

– Аннан “Нелегал” дип аталган оператив–профилактик операция башланып китте. Ул ике этаптан тора. Беренчесе 15 майдан 23 майга кадәр дәвам итте. Икенче этабы 17 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр барачак. Нелегал – теркәлмичә яшәп, законсыз ниндидер эш белән шөгыльләнүче. Бу операция чит ил гражданнары тарафыннан миграция законын бозуларны барлау, кисәтү һәм чик куюны күздә тота, – диде  Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Арча районындагы  бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Йосыпов. – Бу көннәрдә без чит ил гражданнары эшләгән урыннарда – төзелешләрдә, теплицаларда булабыз, тикшерү үткәрәбез. 

Гөлсинә ЗиннәтоваҖәмәгать судында... ыгы-зыгы?! Үткән җомгада көндезге сәгать 1дә районның җәмәгать суды бинасы янында ыгы-зыгы башланды. Полиция машинасы килеп туктады. Тиз арада янгын машинасы килеп җитте. Чабыштылар, йөгерештеләр. Юлдан үтеп баручылар бу ыгы-зыгыны шөбһәләнеп күзәтте.

Ярый әле бу өйрәнүләр генә иде. Өйрәнүләр булачагын безгә җәмәгать суды хөкемдары Марат Камаев хәбәр итеп куйган иде. Арчадагы районара суд приставлары бүлеге җитәкчесе урынбасары Айдар Хәбибуллин:

– Мондый өйрәнүләр ай саен үткәрелеп тора, – дип сөйләде.

Суд приставлары судларның иминлеге сагында да тора. Алар судьяларның, утырышчыларның, суд процессында катнашучыларның, шаһитларның куркынычсызлыгын да тәэмин итәләр. Ә өйрәнүләр кирәк. Нәрсә булмас?! Алдан-ала өйрәнеп кую- ың хәерле.

Без узган ел район судында өйрәнүләр вакытында катнашкан идек. Быел менә – җәмәгать судында. Хәл болай була. Судья Марат Камаев суд утырышы үткәргән вакытта “янгын чыга”, залда һәм керү ишеге янында тәртип сагында торган суд приставлары шунда ук судьяны, шаһитларны, гаеплене һ.б. залдан чыгаруны тәэмин итә, тиешле инстанцияләргә (полиция,  гадәттән тыш хәлләр гарнизоны һ.б.) хәбәр итә. Янгын машинасы да килеп җитте. Коткаручылар тиз арада суд залына үттеләр һәм анда төтенгә агуланган ир кешене носилкага салып, урамга алып чыктылар. Ярдәмгә медицина хезмәткәре килеп җитте.

Җәмәгать суды залында килеп чыккан гадәттән тыш хәл суд приставлары, суд хезмәткәрләре, полиция, коткаручыларның  тиз һәм уйлап хәрәкәт итүләре нәтиҗәсендә бетерелде. Соңыннан районара суд приставлары бүлеге җитәкчесе урынбасары Айдар Хәбибуллин, команданы җыеп, бурычны уңышлы үтәдек, дип рәхмәт белдерде. Мондый гадәттән тыш хәлләр өйрәнүләрдә генә булса иде.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International