Ул еллар кабатланмасын иде

2018 елның 25 мае, җомга

Ул еллар кабатланмасын иде

Сарай-Чокырча авылында яшәүче Мәрьям Гатауллинага 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды.

– Мине шулай олылавыгыз өчен бик зур рәхмәт. Эшегез һәрчак уң булсын, – диде хезмәт һәм тыл ветераны.

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина да юбилярга истәлек бүләге тапшырды, оныгы Айдар да барлык оныклары исеменнән аны котлап, телевизор алып кайткан иде.

Мәрьям Гатауллина Буа районында күп балалы гаиләдә туып–үскән. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Тик бу хакта сөйләргә кушкач ул:

– Ул чорлар узган инде. Онытылды. Дөресрәге, искә төшерәсе килми. Кабатланмасын гына иде,  – диде. – Мин гомер буе эшләдем. Ирләр белән беррәттән.

– Аның шулай гомерендә дә зарланганы булмады, – диделәр балалары. 

1948 елда Гали Гатауллинга кияүгә чыгып,   Мәрьям апа безнең якларга күчеп кайта. Үзе колхозда төрле эшкә йөрсә, ире (1975 елда ук вафат инде) тракторчы була. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

– Ун оныгым бар инде. Оныкчыкларым да унбиш- ләп. Төгәл белмим дә, – диде ул. – Үземне кызым Гөлфия карый. Арчада яшәүче кызым Әлфия кайтып тора. Миңа берни эшләтмиләр. Кадерле әни, әби булып түр башында утырам.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International