Бу сезонда – соңгысы

2018 елның 25 мае, җомга

Бу сезонда – соңгысы

20 майда “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов призына ярышлар уздырылды.

Яшь көрәшчеләрне муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов тәб- рикләде.

Әлеге турнир бу уку елында йомгаклау булып та тора. Район башлыгы Илшат Нуриев районда көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән районның көрәш федерациясе җитәкчесе Ринат Алеевка, “Ак барс” агрокомплексы”, “Северный”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Айракс”, “Ашытбаш”, “Ватан” ширкәтләре җитәкчеләре Шәйдулла Сәлаховка, Рөстәм Хәйруллинга, Рәүф Гыйлаҗетдиновка, Илнар Гайнетдиновка, Әгъләм Локмановка, Руслан Нуриевка, Мансур Әхмәтовка, ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ярышлар 12 үлчәү  авырлыгында үткәрелде. Җиңүчеләр исемлеге газетабыз сайтында бирелә.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар медальләр, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов әзерләгән кыйммәтле бүләкләр алды.

50 килограммга кадәрге авырлыкта Курса–Почмактан Зөлфәт Рамазанов, 50 килограммнан югары авырлыкта Югары Мәтәскәдән Әлфис Мәннанов абсолют батыр булдылар. Алар тәкәләр белән бүләкләнде.

“Ак барс” агрокомплексы ширкәте командасы (тренеры М.Әхмәдиев) – беренче, Шушмабаш мәктәбе командасы (тренеры М.Сәлахов) –икенче, Яңа Кенәр мәктәбе командасы (тренеры З.Хәйруллин) – өченче, Арчаның 6нчы мәктәбе командасы тренеры (Ф.Һидиятуллин) – дүртенче урыннарны алды.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International