Бу хатыннарга ни җитми?

2018 елның 25 мае, җомга

Бу хатыннарга ни җитми?

Нинди генә гаиләләр юк бу дөньяда. Кайчак шулар белән очрашасың да хәйран каласың. Аңлашыла, тормыш булгач, ул кешене төрле яктан сыный. Авырлык килгәндә сынмый калу, аны кичерергә көч табу зур сабырлык сорый. Тик... Кызганыч, кайберәүләр авырлыкларны кичеп чыга алмыйлар, түбән тәгәриләр. Ә тормыш төбенә төшкәч аннан яңадан күтәрелү тагын да кыенрак. Тагын да аянычрагы, ул гаиләләрдә балалар бар, алар барысын да күреп үсә. Район башлыгы урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Любовь Осина, сәркатиб Лилия Завялова, опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина белән шундый берничә гаиләдә булдык.

– Без әти–әнине комиссия утырышына да чакырабыз. Тик сүзләре буенча гына эш итсәң, аларда бар да яхшы. Ә өйләренә килеп карасаң... Бөтенләй икенче күренеш. Шуңа даими яннарында булыр- га тырышабыз. Бу безгә гаиләләрне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, – диде Любовь Осина.

Арчага ерак түгел генә бер авылда (үзләренең генә түгел, авыл исемнәрен дә атарга теләмим, балалары үсеп килә, аларга бармак белән төртеп күрсәтмәсеннәр дим) яшәп ята ул гаилә. Әни кеше, баласы янгын вакытында янып үлгәч, кайгысын аракы белән басарга теләгән, ахыр чиктә эчүчелеккә бирелеп киткән. Өч балалары бар. Кечкенәсе  имчәк бала. Авылдан ана капиталына өй сатып алганнар. Шунда торалар. Тик ничек? Болай да яшәп була икән, диярсең. Андагы пычраклыкка исең китәрлек, идән, урын–җир кап–кара, авыр ис. Булган әйберләр теләсә кайда аунап ята. Өстәлдә буш, юылмаган стаканнар, бер тәгам ризык юк, суыткыч та буп–буш.  “Булганын ашап бетердек, хәзер ирем алып кайта”, – диде хатын. Ир (ул эшли, димәк, акчалары юк түгел) кайтты, сумкасында ике ипи, балаларга туңдырма алган үзе.

Бу өйне бераз тәртипкә китерергә буладыр бит, дибез, ир хатынын яклап: “Аның вакыты юк, балалар карыйсы бар”, – дип җавап кайтарды. Без килгәндә хатын балалары белән урамда иде. “Миңа өйдә күңелсез”, – ди. Күңеллелекне булдыру үзеннән торганны аңламый.

– Без авыр хәлдәге гаиләләргә киемнәр дә, савыт–саба, урын–җир, искеләрен җыеп көнкүреш техникасы, башка төрле кирәк–ярак та алып киләбез. Тик алар бернәрсәнең кадерен белми. Киемнәрне юасы бар дип тә уйламыйлар. Кияләр, пычрангач тотып аталар, тагын сорыйлар, – ди Рафия Яруллина.

Лилия Завялова аларның үзләрен генә түгел, балаларын да ерактан ук таный башлаган инде. Сабыйларның михнәт күреп үсәргә мәҗбүр булуларына аның йөрәге әрни.

Шул ук авылдан икенче гаиләдә дә шундый ук күренеш. Болары эчмиләр, эшлиләр, акчалары да бар. Хуҗалык торыр-

га йорт биргән. Әмма андагы шапшаклык беренче өйдәгедән ким түгел.

Аннан соң кергән берничә өй эче ялт иткән, ашарларына да мулдан, балалар да чиста, пөхтә, тәртиптә. Болары ни өчен исәпкә алынган соң?

– Берсе ире үлгәч эчә башлаган. Өйне дә, балаларны да карый үзе, әмма салудан туктамый. Икенчесенең дә ире үлгән, хатын өч бала белән калган, кайгыга бирешеп стаканга үрелгән. Кайнана белән дә мөнәсәбәтләре бозылган. Эчәләр икән, безгә бу хакта хәбәр килеп ирешә икән, без аларны шунда ук исәпкә алабыз һәм тормышлары рәтләнгәнче контрольдә тотабыз, – диде Любовь Осина.

Ә бер хатын ире белән бергәләп иренең дә, әнисенең дә пенсиясен эчеп бетерәләр, аннан үстергән, тәрбияләгән, хәзер өч баласын, йортны карап торучы әнисен кыйный икән. Кызганыч, үзе өйдә булмады. Кечкенә генә, ябык олы яшьтәге әнисе арттан: “Онытып бетермәгез, минем дә хәлне белегез”, – дип ялварып калды.

Икенче авылда бер гаиләдә, киресенчә, ир хатынына кул күтәрә. Ике балалары шуны күреп үсә. “Терлекләр асрыйсызмы, яшелчәләр утыртасызмы”, – дигән сорауга ул: “Минем вакытым юк. Иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эшлим”, – диде.

Бер гаиләдә хатын “Тагын балаларым булыр әле”, – дип,  ике кечкенә баласын иренә, кайнанасы–кайнатасына калдырып, икенче иргә китеп барган. “Безне әни яратмаган, шуңа ташлап киткән”, – дип елый олысы. “Шуны ишетеп йөрәк әрни”,– диде әбисе күз яшьләренә буылып. Тормышлары яхшы, бар да җитеш, балалары үсеп килә – бу хатынга ни җитмәгән?

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International