Ат ярышлары башланды

2018 елның 25 мае, җомга

Ат ярышлары башланды

Арча ипподромында ат ярышлары сезонын ачып җибәрделәр. Үткән шимбәдә 17 ат дүрт төркемдә ярышты. Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Малмыж, безнең районнан Арча шәһәре, Айван, Кысна, Иске Иябаш, Яңасала, Көек, Түбән Курса авыллары, “А.Ш.Сәләхов”, “Балыкчылар авылы”, Питрәч районының “Ак Барс”Агро” хуҗалыкларыннан атлар килде. Атлар ярышын район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Ярышны ветеран педагог, нәфис сүз остасы Фәрхәт Зыятов алып барды. Ат яратучылар бар да биредә иде. Күп итеп ат тотучылар Түбән Мәтәскәдән Равил Гайнетдинов, Арчадан Харис Гакашин да килеп җиткән.

 – Ат ярышын карарга дип килдек, – диде алар.

– Ә аны мин тыныч күңел белән карый алмыйм, – дип сөйләде Равил. – Күздән яшь ага...

Элек ат ярышлары Харис Гакашин оныгы Салават Бикбаевтан башка үтми иде. Башта ул Арчадан Рамил Рәхмәтуллин атында чапты, аннары үзләре ат алып җибәрде. Беренче өчлеккә керми калмады. Нәселле атын сатты. Ә барыбер дә күңелендә яхшы токымлы ат алып, ярышта катнашу теләге сүрелмәгән...   Хәтерегездәдер, Айваннан Айзилә исемле кызның ат ярышында катнашканы. Ул кияүгә чыгып, хәзер игезәк малайлар үстерә, үзенең ит бизнесы бар. Йөрәге түзмәгән, Айзилә Вәлиева да  килгән иде. Хәлләрен сораштым.

– Атыбыз бар. Сабантуена әзерләнәбез, – диде ул.

Без Айзиләгә уңышлар телибез.

– Мин үзем тумышым белән Балтачтан, – дип таныштырды үзе белән Малмыждан Борис Миронов (татар телендә сөйләшәбез). – Гаиләм белән Малмыжда яшим. Атларны бик яратам. 5 сыйныфтан ат җиккән кеше мин. Чиста токымлы өч атым бар. Ат ул хайван гына түгел... Бүгенге ярышта улым Артем катнаша. 24 яшьтә. Малмыжда ат ярышларын үзем оештырам. Без Арчага ярышка килергә яратабыз.

Чиста токымлы атлар ярышында Борис Мироновның “Кабур” аты беренче килде. Җайдагы – Артемның ат белән ничек идарә итүен сокланып карап тордык.

Арчадан атаклы атчы Рамил Рәхмәтуллин, сөбханалла, үзе атка атланып чаба! Ярым чиста токымлы атлар ярышында ул “Эксклюзив—Татарин” аты белән, афәрин, финишка икенче килде. Соңыннан:

– Ике атым бар, – дип сөйләде. – Икенчесе белән Казанга 25 майда буласы ярышка барасы бар. Атлар ипподромын карап торырга җаваплы кеше кирәк. Бу юлы да Исмәгыйль белән үзебез артыннан йөрдек. Тигезләттек. Инде тырмаларга техника юк. Үзем “ГАЗель” белән төшеп тырмаладым...

Ярым чиста токымлы атлар ярышында Кыснадан Рафил Ибраһимов аты “Энергон” беренче килде. Рамил Рәхмәтуллин аты – 2нче, Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов аты “Хитрый” (җайдагы Илназ Шакирҗанов) 3нче булып финиш сызыгын үтте.

“Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховның ат ярышына килми калганы юк. Бу юлы да ул улы Айзат Сәлахов крестьян-фермер хуҗалыгы атлары өчен җан атып йөрде. Ярышта аларның ике аты катнаш- ты. Ике яшьлекләр һәм ярым чиста токымлылар ярышларында аларның атлары иң көчлеләр (1 урын!) булып чыкты. Яңасаладан Айрат Сафин аты да беренче өчлектә финиш бирде.

Җиңүчеләргә дип- ломнар һәм акчалата бүләкләр бирелде.

Киләсе Сабантуйларга кадәр!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International