Берсенә икенчесе ялгана

2018 елның 25 мае, җомга

Берсенә икенчесе ялгана

Район басуларында язгы кыр эшләре төгәлләнүгә таба бара (язның үзенең дә санаулы көннәре генә калды). 24 майга 54095 гектарда (85 процент) сабан культуралары чәчелде. Алданрак  чәчелгән басуларда инде  уҗымнар тишелеп чыкты.

“Яңарыш”, “Игенче” ширкәтләрендә 1876–1010 гектарда чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәргә каршы эшкәрттеләр. “Кырлай” ширкәтендә көзге культураларны кыяктан тукландыралар.

“Кырлай” ширкәтендә 6 агрегат көне–төне бәрәңге утырта. Барысы 1 мең гектарда игеләчәк. 20 гектарда кишер чәчтеләр, кызыл чөгендер чәчәләр. Әлеге мәйданнар барысы да сугарылачак.

Авыл хуҗалыгында эш бетми, ул бер төрдән икенчесенә күчә бара. Инде менә терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе көн үзәгенә килеп басты. Бу шимбәдә “Казанка” хуҗалыгында азык әзерләү техникасы парады булачак. Озакламый һәр хуҗалыкның әзерлеген тикшереп чыгачаклар.

Табигать язның соңга калган көннәрен куып җитә. Бар дөнья аклы–сарылы чәчәккә күмелгән бүген. Җай килде дип, умартачылар куана, язгы бал мулдан быел. Матур көннәрдә серкәләнгән алмагач, чияләр дә мул уңыш бирер.

Авыл кешесенең иң көтеп алган көне – язын көтү куу. Беренче көтү куган көн чын бәйрәм кебек. Капкадан чыгуга беренче очраган кешегә – йомырка! Урам тулы халык, олысы–кечесе ярты көн  сөзешмәсеннәр дип сыерын саклый. Көтү ул – авылларның  яме, аерылгысыз бер өлеше. Кызганыч, бүген инде зур авыллар арасында да шушы ямьнән мәхрүм калганнары бар. Көтүле авыллар – бәхетле!

– Безнең авыл җирлегендә 570 хуҗалыкка 538 сыер туры килә, – ди Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков. – Апазда, Хәсәншәехта авыл көтүләре үткән атнада  ук чыкты. Апазда ике көтү. Бездә чираттан көтәләр.

Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин көтү мәсьәләсен халык белән җыелып сөйләштек, ди. Ташкичү, Иске Ашыт, Мәмсә авылларында икешәр көтү чыга. Көтү алучылар бар, төп көтүчесез булмый дип, быел бәяне дә арттырыр-

га булганнар.

23 майда район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Галәветдинов белән Хәсәншәех якларында булдык. Уҗым басуында өч көтү йөри. Көтүчеләр Данил Гыйльметдинов, Хәйдәр Шиһабетдинов белән сөйләшәбез. “Мин кышын фермада эшлим, җәйләрен инде менә 30 ел көтү көтәм, – ди Данил. Хәйдәр дә тәҗрибәле көтүче.

Ферма мөдире Габдрәфыйк Шәрипов, баш зоо- техник Айрат Хәбиров та килеп җитте.

– Уҗымда көтә башлагач ике тоннадан артык сөт артты, – ди Айрат.

Роберт Хәйретдинов уҗымда көтүнең өстенлекләрен саный.

– Узган көз үк азыклар каротинга ярлы иде, – ди ул. – Кайбер хуҗалыклар да, акча юк дип, кышын да өстәмәләр бирмәделәр. Маллар талчыгып чыкты. Ә уҗымда каротин, аксым, шикәр күп. Билгеле, уҗым картая башлагач аны маллар ашамый, аның витаминнары да калмый.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International