Асфальтта рәсем

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Асфальтта  рәсем

Һәр  елны  май  аеның  кояшлы  бер  көнендә  Арча  Укучылар  сарае  каршындагы  урам  гөрләп  тора.  Әйе,  бүген  дә  рәсем  бәйрәме.  Рәсем  кәгазьгә  түгел,  ә  бәлки  асфальтка  ясала.

      Быелгы  конкурс  бөек  рус  язучысы  Лев  Толстойга,  пионер  туган  көнгә  һәм  гадәт  буенча  юл  иминлегенә  багышланган  иде.  Бәйгедә  районның  күпчелек  мәктәбе  катнашты.

      Лев  Толстойның  әкиятләренә  һәм  мәсәлләренә  иң  яхшы  рәсемнәрне  Яңа  Кырлай  мәктәбеннән  Галимзянова  Ания,  Арчаның  беренче  мәктәбеннән  Мартьянова  Валерия,  Наласа  мәктәбеннән  Сәйфетдинов  Рафаэль,  10  нчы  балалар  бакчасыннан  Ризванов  Руслан  ясады.  Пионер  темасына  беренче  урынны  Арчаның  икенче  мәктәбеннән  Мөхәммәтгалиева  Айгөл  белән  Хәсәншәех  мәктәбеннән  Гарипова  Руфина  алдылар.  Юл  куркынычсызлыгына  багышланган  рәсемнәрне  иң  оста  ясаучылар  Шурабаш  мәктәбеннән  Гарипова  Сөмбел  белән  Мөбәрәкшина  Нәзирә,  Арча  сәнгать  мәктәбеннән  Даутова  Камилә  һәм  Хәсәншәех  мәктәбеннән  Хәбибуллина  Йолдыз  булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International