“Акыллы түтәл” булса...
Балалар хәзер мәктәптән бик күп нәрсәгә өйрәнеп чыга. Районда үткән чараларда катнашып, аларның ни дәрәҗәдә белемле һәм акыллы булуларына кайчак исең китә.
Шушы көннәрдә генә Арча Укучылар сараенда үткән “Киләчәк баласы” дип аталган проектлар бәйгесе дә шушы фикерне көчәйтте. Укучылар бер идеяне нигез итеп алып, шуның буенча проект эшләгәннәр, бу көнне аны тәкъдир иттеләр. Экспертлар – “Арча” радиосы журналисты Гөлшат Моратова, Утар Аты мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Мостафина, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова, Апаз урта мәктәбенең педагог–оештыручысы Римма Ибраһимова, Шушмабаш мәктәбенең сәнгать укытучысы Фирая Мортазина аларга бәя биреп, иң яхшы егерме проектны сайлап алдылар, киңәшләр бирделәр, остазлар билгеләделәр.
– Проектны балалар техник, эшмәкәрлек һәм социаль–экологик юнәлешләр буенча төзегәннәр, – диде Миләүшә Шакирова. – Араларында бик кызыклылары бар. Мәсәлән, Арчаның алтынчы мәктәбе “Акыллы йорт” дигән проект тәкъдим итте. Ул берничә өлештән тора. “Акыллы түтәл” дигән өлешендә махсус җайланмалар туфракны бертөрле дымлылыкта тота, ягъни дым кимегән саен суны үзе сиптерә. “Акыллы теплица” дигәнендә ишекләр тиешле вакытта үзләре ябыла яки ачыла. Ышанычлы булсын өчен макетларына кадәр эшләгәннәр. Наласа мәктәбе проекты буенча һәр ресторанның штрих–коды аша (ул менюда бар) шунда әзерләнгән ризыкларның составын, иң яхшыларының рейтингын белеп заказ бирергә һәм өеңә китертергә була. Дөрес, аны әле эшләп бетерергә кирәк. Ә Шушмабаш мәктәбе районда яңа туристик маршрут булдыру буенча проект эшләгән. Аны “Арчаның алтын боҗрасы” дип атаганнар. Ул районнан чыккан данлыклы шәхесләр белән таныштыруны, автобуста гына түгел, велосипедта сәяхәт итүне дә күздә тота. Маршруты – Арча–Өчиле–Яңа Кырлай–Хәтнә–Ташкичү–Иске Кишет–Арча. Бишенче гимназия мәктәп формалары тегүне оештыру буенча проект эшләгән, үзе үк кызыклы модельләр дә тәкъдим итә. Үзләре өчен генә түгел, киләчәктә заказлар кабул итүне дә планлаштыра. Моның өчен мәктәптә мөмкинлекләр дә бар. Әнә шундый кызыклы идеяләр белән янып яши бүгенге көн укучылары.
2017 елның декабрендә Римма Ибраһимова, Алмаз Ибраһимов, Миләүшә Шакирова “Идеядән – проектка” дигән проект белән Бөтенросия бәйгесендә беренче урынны яулаганнар иде. Анда сүз мәгариф учреждениеләрендә кече иҗат лабораторияләре төзү турында бара. Моның буенча эшне алар узган ел җәй “Сәләтле киләчәк” лагеренда ук башлап җибәргән булганнар. Ул вакытта дәресләр үткәреп, балаларның проект эшчәнлегенә әзерлеген тикшергәннәр. Зур җиңүдән соң кулларына сертификатлар алып, бу идеяне этаплап тормышка ашыра башлаганнар.
– Башта укытучылар өчен “Укытучы киләчәктә” дигән бәйге узды. 72 педагог катнашты. Аларны Талантлар университеты экспертлары укытты, ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен тикшерде, арадан иң яхшы 20 эшне сайлап алды, – диде Миләүшә Шакирова. – Хәзер шушы 20 укытучы иң яхшы 20 укучы арасыннан үз юнәлеше буенча берсен алып, аңа остаз буларак ярдәм итәчәк.
Гөлсинә Зәкиева